Сельские нивы
-3 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
11 Июля 2021, 12:00

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

Кичке савымга китәр вакыт та җитте. Эшкә яраклылар фермага эшкә киттеләр. Әбисе олы казанны куеп, мичкә ягып җибәрде, казан тутырып, эчәгедән бишбармак пешереп, балаларның тамаклары туйганчы ашатырга булды. Кичен фермадан кайтучыларга әбисе мичтә көлчә дә пешереп алды, өйгә таралган тәмле аш исенә балаларның авыз суы килеп, әниләре кайтуны көчкә көтеп алдылар. Эшчеләр кайткач, әнисе сәке уртасына олы табак белән кайнанасы әзерләгән бишбармакны китереп утыртты. Бу йортта күптәннән инде туйганчы кайнар итле аш ашаганнары юк иде. Бүген хәтта әтисе дә, әллә аш исе сизеп, вакытында кайтып утырды.

5 бүлек
Кичке савымга китәр вакыт та җитте. Эшкә яраклылар фермага эшкә киттеләр. Әбисе олы казанны куеп, мичкә ягып җибәрде, казан тутырып, эчәгедән бишбармак пешереп, балаларның тамаклары туйганчы ашатырга булды. Кичен фермадан кайтучыларга әбисе мичтә көлчә дә пешереп алды, өйгә таралган тәмле аш исенә балаларның авыз суы килеп, әниләре кайтуны көчкә көтеп алдылар. Эшчеләр кайткач, әнисе сәке уртасына олы табак белән кайнанасы әзерләгән бишбармакны китереп утыртты. Бу йортта күптәннән инде туйганчы кайнар итле аш ашаганнары юк иде. Бүген хәтта әтисе дә, әллә аш исе сизеп, вакытында кайтып утырды.
- Тәмлесен тәмле дә, катырак булган, - дип мыгырданды.
- Йомшак ит ашыйсың килсә, утын кайтар, йортта утын беткән.
Фатыйма белән әбисе сүзсез генә табынны күзәттеләр: балалар ябырылып карт үгезнең эчәгесе белән тартыштылар, кем чәйнәде, кем шул килеш тә йотып җибәрде. Тамакларын туйдырып, кикерә-кикерә теш арасын каезладылар. Үкереп, җир тырмап торган карт үгезнең гомер юлы менә шулай тәмамланды. Кеше җиңде. Әнисе әйткәндәй, кәҗә тәкәсе зурлыгы ни исерек, ни айнык әтиләре гаилә башлыгымын дип утыра, хатыннар тапканны ашап. Фатыйманың көндез әллә куркуы көчле булды, әллә каты бәрелүдән бик каты башы авыртты, тамагына аш бармады, алар ашаганны карап та күңеле болганды. Әбисе мескен бая уй бер эчәге башы алган иде, һаман шуны суыра. Фатыйма сәке тирәли тезелгән энеләре - сеңелләренең, «кайчан эләгә әле тагын мондый кайнар ризык», дип, чәйнәр-чәйнәмәс майлы эчәгене тутырганнарын карап ятты да, башына килгән хисләрдән эселе-суыклы булып китте. Ул үзен һәм туганнарын бүреләр өеме белән чагыштырды: без дә шул бүреләрдән ким түгел, алардан берни калмаган кебек, бездән дә берни калмый. Кемнең кемгә көче җитә - шуны ашый, менә әле чүпрәк астыннан карап яткан үгез башы да алар гаиләсе өчен зур байлык, тик аңардан да иртәгә берни дә калмаячак. Башына килгән уйлардан аңа тагын да кыен булып китте, бүреләр турында уйлагач, Акбүресе исенә төште.
Әни, Акбүрегә сөт бирдеңме, кайда калды?
- Әни аны урамга чыгарып атты, -диде ун яшьлек энесе. Әнисе кашык белән маңгаена шак итте.
Бүре генә үрчетеп ятасы калган, көчек туйдырганчы, балаларымны туйдырам. Син юк белән башыңны катырма, бүген көчек, иртәгә олы бүре булыр, ул чакта бозауларың да калмас, - диде, олы бер кисәк кырык картаны кабып. Фатыйма эндәшмәде, әнисе белән сүз көрәштерү урынсыз. Әбисе белән бер-берсенә карашып алдылар. Әбисе кичке ашка пешергән көлчәсен яртышар-яртышар гына бүлеп өләшеп чыкты, Фатыйманың өлешен төреп, кесәсенә тыкты. Фатыйманың ни уйлаганын әбисе сүзсез дә бик яхшы аңлады.
Әйдә, бәбкәм, тышка чыгып керик, йөри аласыңмы?
Тышка чыккач, икесе дә иркен итеп сулыш алдылар, кечкенә өйдә тыгыз һәм тымырсу, ә тышта салкын, күктә йолдызлар җем-җем итә. Фатыйма өс киемнәрен рәтләде.
Мин бозауларым янына китим инде, Акбүрене дә табасы бар. Бүген салкын, ягып тормасаң, бозаулар өшерләр. Аннан, ул үгез башы белән бер өйдә кунасым килми.
Әбисе каршы килмәде, аңлый ул оныгының хәлен, рәхәт түгел шул как сәкедә янбаш сөякләрен тишеп яту. Бер таяк габып китерде.
Менә, бәбкәм, шуңа таянып бар, аягыңа көч төшерергә тырышма, яраң ачылып, канап интектерер.
Фатыйманың ярасы бик сызлап торса да, барырга кирәк, аның эшен беркем дә эшләмәс. Йөрәгеннән ниндидер җылы дулкын тибрәлеп үтте, бармаса, ничек аны күрер соң ул? Барырга кирәк, кич булмаса, иртән барыбер барырга кирәк, дип, караңгы урам буйлап титаклады. Иртәгәсе көнгә ниндидер өметләр баглап, бөтен авыртуларны җиңеп, үзен алга атларга мәҗбүр итте. Иптәшкә себертмә буран иярде, йолдызлар күз кысып, көч биреп торды. Авыл белән ферма арасы якын ара түгел, бигрәк тә бу хәлдә. Саулыгың бер байлык дип, белми әйтмәгәннәр шул, башыңа тарымаса, сүзләрнең мәгънәсе бер тиен; үз башыннан кичергән кеше генә әйтә алган бу сүзләрне. Фатыйма туктый-туктый атлады, абзарларның тирә-ягы караңгы һәм шомлы, кайдадыр шунда Акбүресе булырга тиеш.
«Акбүре, Акбүре» дип, акрын гына чакырды, якында гына көчек елаган тавыш ишетелде, аннан каяндыр атылып килеп чыкты. Икесенең дә сөенүләре! Әбисе җибәргән күчтәнәчләрне бүлешеп ашадылар. Икәү кочаклашып йокыга талдылар. Эх, йомшак та соң Михман җаные ясап биргән сәндерәсе, хуш исле печәне! Киезе дә булса, ул бөтенләй бай кыз булыр иде дә бит, юк шул, өйдәгеләр ябынып йоклыйлар. Ярый, монда болай да рәхәт, монда аңа уйланырга, хисләнеп хыялланырга берәү дә комачауламый. Бүгенге вакыйгаларны кабат-кабат күз алдыннан үткәрде, күпме вакыйга булды - чак кына үлемнән калды, ә шулай да ниндидер бәхет хисләре кичерде, күзен йомса да, күзен ачса да, тик ул гына торды күз алдында. Сызлаган яралары басыла Михманның йөзен күзалдына китерү белән. Ул аны бүген үлемнән коткарган, кулында күтәреп йөрткән; эх, иссез калып, берни белмәде, берни күрмәде, бары сеңлесе сөйләгән буенча гына күзаллый. Бу авылда аның өчен җан бирергә әзер торучы, аны күтәреп йөртерлек егет бармы соң? Юк, андыйларны белми, ә Михман ташланган, коткарган бит. Курку белмәс кара бөркет, Уралныкы да булмасын ди, әмма ул барыбер бөркет, егет асылы. Шундый бөркет сине саклаганда берни куркыныч түгел, бәхет дигәннәре шул булса, бүгенге көнне ул бик тә бәхетле иде. Ә иртәгәсе турында уйлыйсы да килмәде, бүгенгесе генә мөһим, ник әллә ниләр уйлап шушы татлы төшнең ямен җибәрергә...
Фатыйма иртән бер өйрәнгән вакытта уянды, аның белән бергә Акбүресе дә торып утырды, нык итеп авызын ачып иснәде дә калтыранып куйды, абзар эче суынып киткән шул. Фатыйма бик тиз генә торып басмакчы иде дә, аягын көчкә селкетте, балтыры юан гына булып шешкән иде. Кая барасың инде кырык-илле бозавың акырып торганда. Чыгып утын әзерләргә, суын ташырга, бозауларга сөт китерергә - кырыкмаса кырык эш, кая бармак кирәк. Чатанлый- чатанлый барып, ишекнең терәвен сүтте. Тышта караңгы, шулай да әз-мәз эшкә килүчеләр дә күренә башлады. Күп гә тормый, энесе белән сеңлесе дә килеп җиттеләр, әбисе уятып җибәргәндер инде ярдәмгә. Маһинур сеңлесе:
Син, апа, утырып кына тор, без үзебез, - диде.
Сеңлесе дә җиткән кыз булып килә, ут әертеп тора, буйга да Фатыйма апасы кебек озын булмакчы. Ни хикмәт, малайлар барысы да әтиләренә охшап, бәләкәй буйлылар. Маһинурның монда атлыгып эшкә килүе дә шул солдатлар иде бугай, аягы җиргә тимәде, үзе чырык-чырык көләргә генә тора - Фатыйма апасының капма-каршысы. Фатыйма сабыр холкы белән бүтән кызлар арасында да аерылып тора. Сеңлесе, өскә кияргә юк, кеше арасында оят, дип, укуын ташлады да колхозда вак-төяк эшкә йөри башлады, менә оле дә янып-көеп чабулый. Тышта сызылып таң ата гына өле, ә фермада эш инде кайнап тора, авыл шулай иртә тора. Маһинур тагын атылып килеп керде.
Апа, солдатлар килде. - Фатыйма дулкынлануын сиздермәскә тырышты, ә үзенең йөрәге тагын дөпелдәп тибәргә тотынды.
- Килсәләр соң, нигә аңа курсаланасың, - дигән булды.
Үзе сикереп торып нәрсәгә тотынырга, ул керсә, бүген үзен ничек тотарга белмәде. Ишектә зур салкын болыт белән олы гәүдә күренде. Фатыйма тагын тынсыз катып калды, аның хәлен йөзенә карап та укып була, шуны аңлап, башын аска игән булды. Каршысына килеп баскан ике аяк башта күзалдында пәйда булды, Фатыйма күз карашларын өскә кү гәрде, үзенә текәлгән борчулы карашлар белән очрашкач, тчендә нидер куырылып калды, йөрәге тибүдән туктагандай булды. Михман берсүзсез карап торды да ничек керсә, шулай чыгып та китте. Фатыйма дулкынлануын йөгәннәргә тырышты. Бөтен эшен ташлап, авызын ачып аларны күзәткән сеңлесе, апасына якынрак килеп:
Апа, чын, бөркеткә охшаган, - дип пышылдады, күрдеңме күз карашларын? Апа, ул сиңа гашыйк бугай.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: