3 бүлек
Өй ишеген ачуга, ул үз йортын беренче күргәндәй карап торды, сәке өсте тулы бала-чага, чәчләре үрелмәгән кыз сеңелләре, өсләрендә теткәләнеп беткән кием-салым; почмакта түшәлгән саламда исерек әтиләре аунап ята. Өйдә тынчу, бигрәк тә тыштан кергәндә өй эчендәге һава тынны буа. Җитмәсә, кечкенә сарык бәрәннәре дә шул балалар белән аяк астында бутала. Фатыйма үз тормышларына яңа күзлектән карады, ишек төбендә утырган әбисе янына, сәкенең бер почмагына килеп утырды. Дәү әнисе сөенеп, олы оныгының беләгеннән сыйпап куйды.
- Кайттыңмы, бәбкәм, арыгансыңдыр инде.
- Хәлләрең ничек, дәү әни? - диде Фатыйма да әбисенең коры сөяккә калган кулыннан сыйпап.
- Ярыйсы да, бәбкәм, миләрем кайный бу балалар тавышыннан. Ятып кына торыр идем дә, өстән чабалар, тик кенә утырамыни җен балалары. - Чынлап та, бәләкәйләре кычкыра, олылары аларны тыярга тырышып, тагын да катырак кычкыра - мәхшәр. Бозау абзарында күпкә тынычырак иде.
- Әйдә, бәбкәм, тышка чыгып керик, ал комганны.
Капшана-капшана әбисе белән тышка чыктылар, дәү
әнисе йомышын йомышлаганчы иң беренче күккә карап торды.
- Ай да тулган икән, киләсе айлар ни китерер инде, ярый, хәере белән килсен. Әй Аллам, бөтен нәрсә җимерелеп ята, без бабаң белән болай яшәмәдек, кызым, бу йорт тулы мал булды, сарайлар да бөтен иде, сугыш бетерде. Әтиең дә булдыксыз булып чыкты, ярый инде сугыштан исән-имин йөреп кайтты. Эх, бигрәк бетте куралар, өй дә иске инде, балалар ду килеп чапкан саен, өскә ишелеп төшмәсен дип куркам. Алар аңлыймени, салам астында калып кем үлгән әле, дип көләләр.
Фатыйма бу сүзләрне яттан белә инде, тик шулай да берсүзсез тыңлый әбисен. Шушы көннәргә чаклы йөз кат ишетсә дә, бу сүзләрнең чын мәгънәсенә, дәү әнисенең борчылуларына ул хәзер чын йөрәге белән кушылды. Кинәт башына килгән уй аны бөтенләй телсез диярлек калдырды. Кулында ут өерткән Михманны кияү итеп ничек шушы йортка чакырмак кңрәк, аңламас ул моны. Урал тау уртасында утырып, киртә-капкасыз яшә инде, бу хәерчелекнең башы ялкаулык иде бугай. Әтиләре үзе дә эш белми, балаларга да өйрәтми, менә шуңа да әбисенең йөрәге әрни, аның да баласының кеше төсле яшәвен күрәсе килә, аңа да тыныч кына ятып торырга бер почмак кирәк. Фатыйма дәү әнисен жәлләп, кочаклап алды.
- Дәү әни, ярый, борчылма, бер рәтләнер әле бу дөньялар. Менә миңа бүген күчтәнәч бирделәр, мин аны сиңа бирәм, син әзләп кенә үзең өләшерсең. Мин бирде димә, ашка баргач бирделәр, диген.
- Ә нәрсә соң ул ?
- Шикәр, дәү әни, менә, тотып кара.
- И-и бәбкәм, бик күп бит бу, - дип пышылдады карт әбисе, - кем бирде, кызым, әллә берәй егет сыйладымы?
- Әйе, - дип пышылдады Фатыйма бик серле итеп, - тик инәй белмәсен.
-Ярый, ярый, бәбкәм, болай хәерче булмасак, әллә кайчан кияүдә булыр идең дә. Инәңә әйтәм дә бит, шул баланың өстен рәтләргә кирәк дип, бигрәк юк шул, бала табудан башка берни белми. Син, балам, теге әбиеңә охшагансың, ул шулай озын буйлы, бик чибәр, уңган иде; бик җитеш, мул яшәделәр. Әниең бер дә аңа охшамаган, бигрәк җыбыткы. Әй бәбкәм, берсен алып, берсен куя торган түгел - чиләгенә капкачы. Тукта, бәбкәм, менә мин дә сиңа бирим әле, - дип кайсыдыр җиреннән бер кечкенә төргәк чыгарып бирде.
- Хәер акчаларым, кияүгә чыга калсаң дип, җыештырып килгән байлыгым, күп түгелдер инде, бәбкәм, шулай да кирәге чыкса, тот. Килешкән эш түгел инде - кияүгә чыгасы кызның алмаш күлмәге дә булмасын, - дип сөйләнә-сөйләнә, өйгә таба атлады, тагын күктәге айга күтәрелеп карады.
- Салкын төшә, кара, ай белән йолдызлар ничек ялтырый.
Алар кергәндә, сәке уртасындагы бердәнбер кечкенә ашъяулыкны балалар сырып алганнар, уртада зур бер чуен бәрәңге. Күмәк гаиләдә кем өлгер - шуның тамагы тук. Балалар яна-пешә кабыклы бәрәңгегә ябырылдылар.
- Чәйнәп ашагыз, нәрсә үрдәк кебек тутырасыз, - дип, әнисе балаларга кычкырып куя, тик аны ишетүче дә юк.
Өйдә ярык өч-дүрт чәшке бар иде, шуларга фермадан урлап алып кайткан сөтне әзләп-әзләп бүлеп бирде. Балалар, миңа да миңа, дип тарткалаша торгач, бер чәшкене төшереп түктеләр, бер минутка тынлык урнашты. Хәзер ни буласын чамалаган балалар читкә шуыштылар, тик иң кече Гәрәй генә аптырап калмады, ятып, сөтне башта чөмерде, аннан ялап ук куйды. Чуен төбендә калган өч бәрәңгене Фатыйма, әбисе, әнисе бүлешеп ашадылар. Әнисе кайдандыр бер ипи кисәге чыгарып чәйнәде-чәйнәде дә имезлек ясап, марляга салып, яшь ярымлык Сәхиянең авызына каптырды, ниндидер киндер капчык чүпрәгенә урап, куенына алды.
- Ярый, ятыйк, иртән иртә торасы бар, кәрәсин дә әз генә калган.
Малайлар исерек әтиләре янына — салам түшәлгән почмакка тезелделәр. Фатыйма иң кырыйдагы стенага аркасын терәп, өстендәге фуфайкасын ябынып ятты, анысы аякка тартсаң, өскә калмый, өскә тартсаң, аяк өши. Балалар да бер бәләкәй юрган астында тартыштылар-сугыштылар да, арып, йокыга киттеләр. Аларга алмашка кандала, таракан шыбыр-шыбыр төнге сәяхәткә чыкты. Фатыйма ничек кенә тырышмасын, күзенә йокы кермәде, элек ул шулай тиештер дип яшәсә, хәзер һич тә болай яшәргә ярамаганны аңлый башлады. Кайчан бетәр бу хәерчелек? Юкса, ярты өй эче кара таңнан кара төнгә тиклем колхозда эшли, бөтен эш хакы бер таяк, ул таякның бәясе бер кило он; аны да ел азагында санап чыгаралар, тик инде алыр нәрсә калмаган, алдан яздырып, алып бетерелгән була. Ничек яшиләр, ничек чыдыйлар - бер Алла гына белә. Әтиләре эчмәгәннәр барыбер җиңелрәк яшиләр. Фатыйма как сәкедә селкенә дә алмыйча ятты-ятты да, янбаш сөякләренең авыртуына чыдай алмыйча, акрын гына торып киенде, тышка чыкты, кышкы саф һаваны күкрәк тутырып сулады. Мескен әбисе ничек йоклыйдыр ул катыда, үзе дә сөяктән генә тора бит, мескенкәем. Фатыйма кичә үзе йоклаган, йомшак печән җәелгән сәндерәне исенә төшерде, эченә ниндидер җылы шатлык йөгерде. Кире тынчу өйгә керәсе килмәде, бераз уйланып торды да бозаулар абзарына таба юл алды. Авыл татлы йокыга талган, бер генә йортта да ут күренми, төнге тыныч урамда аяк баскан саен кар шыгырдаган тавыш авылның икенче башына тиклем ишетеләдер. Фатыйма әлегә үзе дә аңлап җиткермәде - нәрсәгә дип шушы караңгы төндә, курыкмыйча, бозау абзарына ашыга? Әйтерсең, аны анда кемдер көтеп тора. Фатыйма кинәт туктап калды. Кайдадыр көчек елаган тавыш килгәндәй тоелды, туктап тирә-ягына каранды, берни күренмәде, курка ук калды. Кыш җитсә, бу якта бүреләр күбәя, алар авылга ук киләләр. Көчек бик якында тоелды, Фатыйма акрын гьща сызгырып, чакырып карады, каяндыр ак дисәң, ак түгел, күк дисәң, күк түгел бер нәрсә килеп төште. Фатыйма куркуыннан бер читкә сикерде. Кечкенә йомгак койрыгын болгый-болгый аягына сарылгач, Фатыймага азрак җан керде.
+13 °С
Облачно