Все новости
Литература
9 Июля 2021, 15:00

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

Иҗади әсәрләрне яратып укучы дусларыбыз! Бүгеннән без сезгә Зифа Кадырованың "Көтеп узган гомер" исемле бик матур әсәрен куя башлыйбыз. Укыгыз, фикерләрегезне языгыз! Безнең белән бергә булыгыз!

1 бүлек



Ялгыз үскән бер төнбоек Тирбәлә суда.
Төнбоек та сине сагына, Сине юксына.


1953 нче елның көзендә, беренче кар төшүгә, Инзир елгасы ярына урнашкан колхозларга ярдәмгә бер машина солдат килеп төште. Әллә ни аптырыйсы да юк: Урал тау итәкләре хәрбиләр, солдатлар белән тулып ята. Бигрәк тә Инзир, Белорет буйлары. Сирәк кенә булса да, хәрбиләрне язын-көзен колхозларга ярдәмгә алып килгәлиләр, чөнки аларны да шушы колхозлар ите, мае, бәрәңгесе, сөте белән туйдырып торалар. Тик хәзер көз азагы, кыш башы. Уралда кыш иртә килә. Әле ноябрь башы гына булуга карамастан, инде кар ятарга да өлгерде. Бәрәңге ала торган вакыт та түгел, нишләп йөриләр соң болар? Солдатларның килүе колхоз председателе өчен сөенеч тә, көенеч тә. Ул җитәкче түгел, кызлар көтүчесенә әйләнә, колхоз эшләре дә кырык якта кырылып ята. Солдат күргән кызлар да яшь тай урынына уйнаклый башлый. Солдатлар кызларны харап итеп куйса, аңа ата-аналары алдында да җавап тотарга туры киләчәк. Колхоз председателе Саттар агай бөтен нәрсәне фермадагы маллар белән бәйләргә өйрәнгән, шуңа күрә дә тезелеп баскан бер көтү солдатка карап, башын селкеп куйды: «Ай- һай, бу яшь тайлар ярамыйга карамаслар, бөтен киртәңне җимереп үтеп китәрләр. Аларсыз да булмый, быел кыш үтә салкын килмәкче, абзар-кураларны ныгытырга кирәк, тирә- якта бүре дә күбәйде». Бу юлы Саттар агай үзе барып сорады ярдәмне, сорамас иде - кызлар да теңкәсенә тиеп беттеләр: «Кайчан абзарны җылытасың, бөтен тишектән өрә, шул тишекләрдән иртән килүгә кар себереп тула, маллар калтырашып тора», - диделәр алар. Бигрәк тә бозау караучы яшь кыз Фатыйманың күзенә күренер хәл юк, юлына аркылы төшә: «Кайчан абзарны рәтләтәсең, озакламый бүреләр бозауларны ташый башлый», - дип ябыша. Саттар абзый кызга текәлеп карамаска тырыша. Озын буйлы, сөйкемле дә соң бу Фатыйма! Эх, яшьрәк чагы булсамы! Юкса, аңа ирләре сугыштан кайтмый калган яшь солдаткалар да җитәрлек булды, хәзер дә кергәләштерә торганнары бар. Гайрәте дә бетеп бара шул инде: әллә эш арыта, әллә чамасыз йөри торгач, ирләр җегәрлеге кимеп бара. Яшь кызлар күрдеме, йөрәге тагын соңгы көчен җыеп, талпынып, тыпырчына башлый. Фатыйма берне сөйли, Саттар агай икенчене уйлый. Үз уйларыннан сискәнеп, «котырта да соң шайтан», дип, борылып китеп бара. Суыклар башланганчы, абзарларны җылытып калырга дип, хәрбиләр белән үзе барып сөйләшеп кайтты. Менә, килеп тә җиткәннәр. Кайда яшьләр, шунда тормыш кайный. Әйтерсең, көтеп кенә торганнар - авыл халкы сырып та алды. Бигрәк тә яшь кыз-хатыннар чыр-чу килделәр, шатлыклары эчләренә сыймады. Саттар агай бик көнләшә иде. Солдатлар килгәч, аны күрүче дә юк, ул үзен колхозның карт нәсел үгезе хәленә калгандай хис итте; ул да, мескен, яшь үгезләргә җир тырмап үкергән була, ә барып көрәшергә яшь чактагы кебек җегәре дә, рәте дә юк. Шул карт үгездәй җир тырмап үкерәсе генә кала.
- Нәрсә җыелдыгыз, солдат күргәнегез юкмы әллә? - дип кычкырды Саттар бар көченә, этә-этә солдатлар янына үтеп.
- Кем монда старший? Әйдә, минем арттан, әнә тегендә, мал абзарлары янына, - дип үзе алдан атлады.
Яшь кыз-кыркын чыр-чу килеп, арлы-бирле чабулады. Бозаулары белән кайнашкан Фатыйма гына бу яңалыктан читтә калды: кызыл балчык белән ат тизәгеннән измә ясап, салкын өргән тишекләрне сылап маташа иде. Яңа туган бозаулар яшь бала белән бер: хәзер генә салкын тияргә тора, эчләре китеп чирли башласа, һич саклап калырмын димә инде. Яшь бозаулар яңа әниләренең әле битен, әле яулык очын ялап карадылар, башыннан иске генә яулыгын да сыпырып төшерделәр. Бөтенесе аның тирә-ягына өелделәр. Фатыймага алар белән рәхәт, үз итеп сөйләште. «Кая, шаярмагыз әле», - дип, үзе эткән була, үзе йомшак кына итеп көлә. Фатыйма, тасларын күтәреп, сөйләнә-сөйләнә читлек ишегенә юнәлде. Ике атлауга, каршысында сөялеп, үзен күзәтеп торган озын гәүдәле солдатны күреп, урынында катып калды. «Өнемме-төшемме, кайдан чыккан ди монда солдат», дип аптырады; үзенә текәлгән искитмәле матур күзләргә сихерләнгәндәй карап тик торды. Каршыдагы серле күзләрдән аерылу мөмкин түгел иде; егет тә берсүзсез Фатыймадан күзен алмады. Ишектә Саттар агай күренеп, нидер кычкырмаса, алар шулай күпме торырлар иде... Солдат Фатыймадан күзен алмыйча гына Саттар агай ягына борылды.
- Фатыйма, төзәт-төзәт диеп теңкәмә тигән идең. Менә, солдатлар ярдәмгә килделәр, бөтен кирәк-ярагыңны төзәттереп кал.
- Председатель каршысында басып торган баһадир гәүдәле солдатка астан өскә карап торды. - Кара аны, үзеңне юнәтә күрмәсен, бигрәк олпат бәндә, кайда, нәрсә ашап үскәндер бу хәтлем, - дип, тагын бер кат баштанаяк күздән кичереп чыкты. - Нәрсә катып калдың, итәк-чабуыңны җыеп йөр дим. Әйдә, күрсәтәм нишләргә икәнен, - дип солдатны үзенә ияртеп алып чыгып китте.
Фатыйма һаман бер урында катып тора бирде, күз карашы белән генә озатып калды. Аның әле шушы яшенә җитеп, мондый матур таза гәүдәле, шулай нык басып йөргән кешене күргәне юк иде. Фатыйма үзе дә кечкенәләрдән түгел, авылда кызлар арасында иң озыны. Егетләр дә аңа бераз ирдәүкә дип карыйлар, шуңамы, урап узалар. Кечкенә буйлы шаян егет Әхтәмне исәпкә алмаганда. Аның исә уены-чыны бергә. Былтыр колхозга галәмәт зур нәсел үгезе алып кайттылар, карап торуга ук куркыныч. Әхтәм, коты алынып, «Саттар агай, ник алып кайттың тау чаклы бу үгезне? Үзебезнең колхозныкыларга ни булган иде?» дип аптырады.
- Нәсел үзгәртергә, энем, нәсел. Басып кына үтермәсен инде.
Әхтәм үзенекендә торды.
- Нигә, безнең нәселгә ни булган?
- Вактан вак туа, эредән эре туа. Менә, мәсәлән, син өйләндең ди Фатыймага - шундый зур-зур малайлар туа; өйләндең ди үзең кебек бөкегә - үзең беләсең ни туасын.
Менә шуннан соң Әхтәм: «Фатыйма, мин сиңа өйләнәм, нәсел үзгәртергә кирәк, эредән эре үсә, ди. Син карама буена, кара беләгенә. Бәләкәй булсам да, бик гайрәтле мин, күтәреп кенә йөртермен», - дигән була. Әллә уены, әллә чыны - аңламассың. Хәер, моны болай да берәү дә чынга алмый инде. Фатыйма көлә: «Әй, Әхтәм, синең үзеңне күтәреп йөртергә кирәк бит». Әхтәм дә бирешми.
- Алай да ярый, күз алдыңа гына китер, кунактан кайтканда култык астына кыстырасың да кайтып китәсең, сиңа да җайлы, миңа да рәхәт, - дип көлә. Очрашкан саен Әхтәм сүзне шул якка бора, яшьләр кичке уенга җыелган җирдә Фатыйма күренсә, «әнә, минем кәләш килә», дип сөрән сала. Бөтенесе шаркылдап көләргә тотыналар, үсә төш, кая үреләсең, диләр.
- Билләһи, өйләнсәм дә, Фатыймага гына әйләнәм, озын- озын малайлар үстерәбез, шулай бит, Фатыйма җаный, - дип, күз кыса егет. Моны бөтенесе дә Әхтәмнең шаянлыгыннан күрәләр. Фатыйма да үпкәләми, аңа балага караган кебек карый, елмая да үз юлы белән китеп бара.
Фатыймага җәйдә унтугыз тулды. Аның әле шул яшенә җитеп, күңеленә ятышлы кеше күргәне юк. Гашыйк булуны да кызлар сөйләгәннән ишетеп кенә белә, ә бүген менә йөрәгенә ук кереп кадалгандай булды, селкенә дә алмыйча тик торды, бите ут янды. Тирә-ягында бозаулар этешә- төртешә аягын таптап бетерделәр, һәркайсы кулын яларга тырышты. Ишектә кабат Саттар агай күренде. Фатыйманың һаман бер урында катып торуын күреп:
- Нәрсә катып торасың, кара аны, кисәтеп куям, итәк- чабуыгызны җыеп йөрегез, солдат күрдем дип башыгызны югалтмагыз. - Саттар агай ничек керсә, шулай сөйләнә- сөйләнә чыгып китте.
«Солдатның аның бердән, файдасы, икенчедән, зыяны; хатын-кызның чәче озын, акылы кыска, хәзер башларын югалтырга гына торалар». Саттар агай көн буе сыер фермасының бер башыннан икенче башына чабулады, аңа һәр почмакта савымчы кызлар солдатлар белән кочышып торалар кебек тоелды.
Солдатлар килгәннең икенче көнендә үк дөньялар үзгәрде, авыл гүләде. Әйтерсең, сыер фермасында чәчкә бәйрәме: кызлар әниләренең кунакка гына бәйли торган яулыкларын фермага эшкә ябынып киләләр, кайберсе сандык төбеннән чәлдереп алып килә дә, солдатлар күренгәч кенә ябынып куя. Саттар агайның аның саен ачуы кабара: саклап кара син бу яшь байталларны, у-у-х, шайтан алгырлары. Аның каравы, элек эшкә куып җәфа чиксә, хәзер үзләре узышкандай тырышып эшлиләр, үз биләмәләрен чистарталар, хәтта төшке ашка да кайтмый башладылар. Янбашлары тизәккә каткан сыерларына чаклы юып чистарттылар. Яшь киленнәр дә бик тырышмакчылар иде дә, яшь кияүләр бик тиз уяндылар, хатыннарын кайтарып, алар урынына үзләре җигелделәр. Саттар агай бот чапты: «Ай-һай, боларга председәтел дә кирәкми, солдатлар гына китерәсе икән, үземә дә берәр солдат шинеле сорап алмый булмас». Авыл гөрләде, дөньяның асты өскә килде. Тик Фатыйма гына аңлый алмады: нәрсә үзгәрде соң бу дөньяда? Күзләре гел теге олпат гәүдәле солдатны эзләде, үз-үзен аңлый алмый зиһене таралып, югалып калды. Кызлар, киресенчә, чыр-чу килделәр, төртештеләр-көлештеләр, солдатлар ягына карап, күз кысыштылар. Алар да, әллә егетләр күргән куанычтан, җиңел-җилпегә охшап калдылар, гашыйклар чире шул булса, бу бик куркыныч чир иде. Фатыйма да ни көләргә, ни еларга белмәде. Урамга чыгып күкләргә бакты, күкләр беркайчан булмаганча зәңгәрсу. Көн дә күргән меңьяшәр Урал таулары да башкача, тагын да биегрәк, тагын да зәңгәрсу булып тоелды. Көн дә күреп үскән авылы да элеккечә түгел, яңарып, матураеп киткәндәй; тирә-як урманнар да үзенә күрә ниндидер серле тоелды. Фатыйма боларны нишләп моңынчы бер дә күрмәгән? Нәрсә булды соң бу дөньяга? Кызлар көн дә күлмәк алыштырдылар, ә аның күлмәге дә шул берәү генә, өстенә зур алъяпкыч бәйләп, саклап кына кия иде. Авылда алар, бәлки, иң зур, иң хәерче гаилә булгандыр: кечкенә генә өйдә сигез бала, әбисе, әти-әнисе. Җитмәсә, әтисе сугыштан чатан кайтты. Әби-бабайдан калган иске йорт та, төртсәң, аварга тора. Хәерчелек өйнең тышыннан кычкырып тора иде. Әтисе Садрый абзый болай да эшкә бик җигелеп бармады, еш кына исерек булганга, кайчан кайсы баласы туганын да хәтерләмәде. Ә балалар шыбыр-шыбыр туа торды.

2 бүлек

Иртән әнисенең дә кереп чыга торган гадәте бар. Фатыйма тиз-тиз генә төргәкне төрде дә сәндерәнең уртасына, печән астына тыгып, яшереп куйды. Кызлар белсәләр, көнләшеп үләрләр. Аның бу серне берәрсе белән уртаклашасы килә дә бит, алай сер саклардай дус кызы юк шул. Әллә бик озын булгангамы, аның белән дуслашырга теләгән кызлар табылмады. Фатыйма һәрвакыт ялгыз иде. Тик бүгенге хәлне бөтен кешеләр белән, бөтен галәм белән уртаклашасы килә. Кемнәр аңласын Фатыйманың бәхетен, шатлыгын, көтмәгәндә Ходай биргән байлыгын?! Әбисе аңа һәрвакыт: «Ходай сиңа көтмәгәндә шатлык-байлыклар бирсен, балам, шуны сора», ди иде. Кабул булды әбисенең теләге, рәхмәт төшкере.
Фатыйма кая басканын белми, очып кына йөрде, бөтен эшен җырлап кына эшләде, көчкә кич җиткәнне көтеп алды. Тиз-тиз генә эшен бетерде дә авылдагы бердәнбер тегүче - елга аръягында яшәүче Айбикә инәйләргә таба йөгерде. Бөтен авыл халкы шушында ыштан- күлмәк тектерә, бигрәк тә яшь кызлар эзне суытмыйлар. Фатыймага да чират җитте менә, бик күптән хыяллана иде ул үзенә бер күлмәк тектереп кияргә. Менә аның урамына да бәйрәм килде. Фатыйма, кабаланып, атылып дигәндәй килеп керде, әйтерсең, монда аның килүен күптән көтеп торалар. Кызның дулкынлануы хәтта йөзенә чыккан иде, күзләре ялтырый, бит очлары ут яна. Кичке чәйне чәйләп утырган Айбикә инәй белән Барый абзый берьюлы ишеккә борылдылар, алар инде кешеләрнең көннең теләсә кайсы вакытында йөрүенә күнеккән, шулай да Фатыйманы күргәч, берсүзсез булып, бермәлгә тын калдылар. Аның монда беренче керүе иде. Фатыймага өйнең эче искитмәле, якты булып тоелды. Ул кызыксынып, бөтен өй эчен күздән кичерде.
- Кем кызы әле син, бер дә күргәнем юк бугай?
- Садрый кызы Фатыйма, Айбикә инәй.
- Ни йомыш, үскәнем?
- Менә, - диде Фатыйма, дулкынланып, төргәген алга сузып, -күлмәклек. Күлмәк тегеп бирче, Айбикә инәй.
- Яхшы, уз, үскәнем, кил, өстәл кырына утыр. Мактап йөрисең. Ризыктан авыз ит, бергәләп чәйләп алыйк та тукымаңны карарбыз. - Алар авылында бер ул гына башка телдә сөйләшә, татар диләр аны, гомер буе шушында яши, ә башкорт телен белми.
Фатыйма олы пималарыннан әллә сикереп кенә чыкты. Аның бу йортта беркайчан да булганы юк иде. Ул авызын ачып, өйнең эчен карарга кереште. Ап-ак пәрдәләр, матур ап-ак чигүле мендәрләр, чиста, кулдан сугылган матур келәмнәр - бар нәрсә үз урынында, бар җирдә чисталык. Фатыйма кайда да булса басарга куркып калды.
- Кил, утыр, аш та ашарсың.
Фатыйма бүген кайчан ашаганын да хәтерләми, өйдә дә суга пешкән умач кына. Ул итле ашка карап төкереген йотты, «юк-юк, рәхмәт», дисә дә, тәлинкәдәге аштан күзен ала алмады, үч иткәндәй, эче дә кычкырып куйды.
- Утыр-утыр, Айбикә инәңнең ашы күп анда.
Фатыйма Айбикә инәйнең юмартлыгын ишетеп кенә белә:
аларга кергән бер кешене ашы булса - ашы, чәе булса - чәе белән сыйламыйча чыгармый, диләр иде, хак икән. Айбикә инәй белән Барый абзыйның балалары юк, алар икәүдән- икәү генә яшиләр. Шуңамы, дөньялары җитеш, өйләре бөтен, үзләре дә бар кешегә ачык йөзле, кунакчыллар. Фатыйма, алдындагы ашка кагылырга куркып, карап утырды, шулай да ачлык үзенекен итте, тәлинкә ялт итеп калды.
- Син, Барый җаным, без үлчәм алганчы чыгып тор, - дип, Айбикә инәй картын чыгарып җибәрде. Ул инде моңа күнеккән. Тукыманы тараткач, Айбикә инәй бераз телсез калып торды, тел шартлатты. - Ай, үскәнем, кайдан алдың мондый искиткеч матур тукыманы? Кара, чәчкәләре ялан чәчкәләредәй, әйтерсең, алар теп-тере.
- Айбикә инәй, күлмәккә җитәр микән?
- Җитә-җитә, артып та кала әле. Безнең кибеткә мондый тауарның кайтканы юк бугай.
Фатыйма ни әйтергә белми төртелеп калды, ул бу сорауга әзер түгел иде.
- Инәй, бүләк бу, - диде кызарып.
- Алай икән, бик кыйммәтле бүләк, кияү бүләгеме әллә, җанкисәккәем? - Фатыйма эндәшмәде. Фатыймалар гаиләсенең хәерчелеген авылда бөтең кеше белә, ә бу тукыма бик кыйммәт иде.
Оста үз эшен яхшы белә, үз эшен әллә каян таный:
- Синең бу күлмәгеңне дә мин теккәнмен икән бит.
- Әнинең күлмәге бу. ' ,
- Әллә шушы күлмәктән башка күлмәгең дә юкмы? Бу күлмәкне тексәм дә, аны фермага кия торган булмый бит.
- Юк шул, - диде җиткән кыз уңайсызланып, - салып юарга алмашка да юк.
- Ай, җаным, тукта, мин сиңа берәр нәрсә табып бирәм.
- Айбикә олы сандыкны ачты, аның эче тулы чүпрәк-чапрак. Актара торгач, бер-ике күлмәк тартып чыгарды. - Бу минем иске күлмәкләр, шулай да кияргә ярыйсы әле. Мин сиңа итәк булса да тегеп бирәм. - Җыя торгач, хәйран гына чүпрәк- чапрак җыелды.
Фатыйма үз күзләренә ышанмады, бүген иртәдән бирле Ходай аңа байлык-шатлык кына өләште! Кайтканда ул үзалдына елмаеп, уйга чумып өйләренә атлады. Тышта яңа кар төшкән, беренче салкыннар, ә күк йөзе искитмәле чиста, аның юлын тулган ай яктырта. Фатыйма шул тулган айга карап елмайды, ул бүген бик тә бәхетле иде, аның дөньясы шушы тулган айдай түгәрәк. Аның бу тормышка карашы бар яклап үзгәрде. Көтмәгәндә йөрәктәге бушлыкны ниндидер шатлык килеп тутырды. Тормышның бу хәтле дә матур булганын ул һич тә хәтерләми. Фатыйма кинәт туктап, артына әйләнеп карады, Айбикә инәйләр йортында әле дә ут яна иде. Менә ичмасам тормыш, хан сарае шулай буладыр. Ул бераз уйланып торды да кырт борылып икенче якка, бозаулары янына юл тотты. Өйдә күлмәкләрне киеп булмаячак, ә монда аңа беркем дә комачауламаячак. Фатыйма бозаулары янына керде дә куыклы лампага ут алды, ишекне эчтән аркылы терәү белән тартып бәйләп куйды. Мичкә тагын да утын өстәп, ягып җибәрде. Аннары Айбикә инәй биргән күлмәкләрне үзенә үлчәп карады, бу чиста киемнәрне пычратмыйм дип, өстендәге инде кайчаннан бирле сабын-су күрмәгән күлмәген салып ташлады. Хәзер инде тәне пычрак кебек тоелды - аягында киез итек, үзе шәрә. Бозауларга дип җылытылган суны тазда таманлап, юынып алырга булды. Фатыйма күлмәкләрне берәм-берәм киеп карады - барысы да кыскарак иде шул, шулай да акка вак кына чәчкәләр төшкән күлмәкне бик ошатты, төнгелеккә киеп йокларга дигән иде Айбикә инәй. Калганнарын ипләп кенә төреп алып куйды
- сеңелләренә булыр. Яшереп кенә саклаган ярты кисәк сабынын алып, көндәлек бер бөртек күлмәген юып элде. Бүген аннан бай кеше юк иде. Эшләре беткәч, Михман ясап биргән сәндерәгә күз ташлады, елмаеп җибәрде, акрын гына өскә үрмәләде. Анда калын итеп печән түшәлгән, ә өстенә ниндидер киез кебек нәрсә дә ябылган иде, иске шинелен сүтеп җәйгән, ахрысы. Фатыйма, үз күзләренә ышанмыйча, кабат-кабат сыйпап карады, шундый җылы һәм йомшак тоелды. Бүген ул патша кызы кебек йомшакта, җылыда тон чыкты, кандалалар да таламады, төнлә балалар да елап теңкәгә тимәде, сүгенергә исерек әтисе дә юк монда. Биредә ул һәм аның хыяллары, йөрәгендә әйтеп бетергесез бәйрәм. Фатыйма, күзен дә йоммыйча караңгы түбәгә карап, әллә нинди хыялларга чумып ятты. Кайда, кемнәр табып үстергән шундый чибәр баһадирны? Ул үз хыялларына батып, тышта кар шыгырдаганны да, кечкенә шәүләнең бозау абзарында тәрәзәдән-тәрәзәгә йөрүен дә ишетмәде. Кем дә булса аны күзәтәдер дип уйламады, шул кечкенә шәүлә аның сылу шәрә гәүдәсен күреп, башын югалтыр дип, уена да китермәде.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: