Сельские нивы
+25 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Это интересно
21 Апреля 2022, 14:10

ИЗГЕ ТӨН - КАДЕР КИЧӘСЕ

Бу кичтә изгелек эшләү мең айда эшләнгән изгелеккә бәрабәр, бу кичә Рамазан аеның ахыргы ун төнендә була, әмма аны төгәл беркем белми...

ИЗГЕ ТӨН - КАДЕР КИЧӘСЕ
ИЗГЕ ТӨН - КАДЕР КИЧӘСЕ

Бу айда мең айдан хәерлерәк булган бер кич бар, ул — Кадер кичәсе. Бу кичтә изгелек эшләү мең айда эшләнгән изгелеккә бәрабәр, бу кичә Рамазан аеның ахыргы ун төнендә була, әмма аны төгәл беркем белми, шуның өчен барлык мөселманнар бу кичәнең фазыйләтен алыр өчен шул ун төнне уяу булып, аларны зикер- тәсбихта, намазда үткәрәләр.

 

Рамазан аеның төннәре елның иң изге төннәре булып тора, алардан да изге булган төн — Кадер кичәсе. Аллаһ Тәгалә бу төндә җир күгенә Коръәнне иңдергән.

Пәйгамбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа, үз өммәтен бу төнне уяу булып үткәрергә өндәгән: “Әгәр берегез бу Төнне иман һәм өмет белән үткәрсә, ул кешенең алда булган һәм булачак гөнаһлары ярлыкканыр”.

Бу төн — Рамазан аеның ахыргы ун төнендә була, хәдистә китерелгәнчә : “Бу төннне — 21, 23, 25, 27 яки 29 төннәрдән эзләгез”.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: