Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Это интересно
1 Декабря 2021, 12:05

ИСӘНМЕ, КЫШ!

Бүген кышның беренче көне! Тик нигәдер күңел сөенми, әрсез яңгыр тамчылары карны эретеп бара, аяк асты юеш, пычрак... Бер дә кышка охшамаган, шулай бит?! Кар көртләре, тирә-яктагы сафлык, карларның җемелдәве, суыктан бит очларының чеметүе сагындыра башлады түгелме?!  Ничек кенә булмасын, кыш имин килсен! Яхшыга өмет итик! Могҗизаларга ышаныйк, дуслар!

ИСӘНМЕ, КЫШ!
ИСӘНМЕ, КЫШ!
Аяк асларында шыгырдарлык
Энҗе карлар әле яумаган.
Мин кышларга тумыштан ук гашыйк
Бураннарын( бик нык) яратам.
Ак бәс сарган аклык дөньясына
Күңелем белән кереп адашам.
Чыкмый йөрим кышның кочагыннан
Сихрилеге өчен яратам.
Кыш салкыны...Сөю җылытканда
Суыгы да миңа язлардай.
Сафлык...Аклык...Сине кышка тиңләп
Үз җанымдай күреп яратам...
 
Динар Хайруллин
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: