Сельские нивы
-3 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Это интересно
7 Июня 2021, 16:30

БӘПКӘ САКЛАГАН ЧАКЛАР

Сап – сары тере йомгакларПипелдәшеп уйный, йөгерә,Мин ятамын, алар, рәхәт итепКолак яфрагымны кимерә.

Бәләкәй чакта, болында каз бәбкәләре саклаганда, чалкан ятып, болытлардан төрле сурәтләр эзли идек. Менә бусы - канатлы атка охшаган,тегесе - өч башлы әкияттәге аждаһа.Шул ап-ак болытлар астында тилгән күренгәнче фантазиягә бирелеп ята идек.Тик ул күренүгә сикереп торабыз да,һәрберебез үз бәбкәләре янына йөгерә!Мондый чакта ана каз белән ата каз гына сакчы булалмый шул бәбкәләргә,анда,кулына поэлителен кисәге бәйләгән чыбык тоткан безнең кебек кыю яклаучылар да кирәк!
Ә тилгәнне куып җибәргәч,бәбкә көтүен Берлинны алган кебек каңгылдаучы ата казга тапшырабыз да, тагын чалкан ятып хыялга биреләбез. Их,шул болытларга утырып, өстән карап,җир йөзен әйләнсәң иде!

Әй,ашатырга да вакыт җиткән икән! Ипи валчыкларын елгадан алып менгән су белән җебетеп,бәбкәләрне ашатып алабыз.Бик җаваплы эш,ана каз белән ата казны якын китермәскә,шунда ук бибиләргә дигән ипине сосып бетерәләр! Бусы тилгән куу гына түгел инде! Аннан соң су буена алып төшеп коендырып менәбез. Үзе бер манзара: чыгып кына килгән канатларын җилпеп, бәбкәләр башлары белән чумып рәхәтләнәләр инде!

Әле шулай безнең кебек бәбкә саклаучылар бар микән?!

Бәпкә саклыйм ямьле «Саз» тавында,
Җиде-сигез яшьлек бер кызчык.
Үлән әле кибеп өлгермәгән
Чиркандырып ала юеш чык.

Бәпкәләрен куырып кына казлар
Эшлекледәй горур атлыйлар,
Әнә, тегендәрәк яшь бозаулар
Иренеп кенә үлән уртлыйлар.

Гөрләп тора, ямьле, тау битләве,
Чыркылдаша чыпчык көтүе,
Әле күрәм кебек «Ак бабайның»
Ат җитәкләп үтеп китүен.

Сап – сары тере йомгаклар
Пипелдәшеп уйный, йөгерә,
Мин ятамын, алар, рәхәт итеп
Колак яфрагымны кимерә.

Чалкан ятам, зәңгәр күккә карап,
Болытлардан сыннар төзимен.
Чирәм арасына борыным төртеп
Туфрак тереклеген күзлимен.

Изрәп йоклап китәм икән берчак
Балалыгым җиңеп, күрәсең.
Юкка чыга бәпкә кайгысы да,
Хет үземне карга сөйрәсен...

Хәтирәләр җанны кузгаталар,
Ул чаклардан күпме ел үткән,
Күңелем әле һаман бәпкә саклый,
Ә үз кызым күптән зур үскән...

Рәсимә Мостафина

Читайте нас: