Все новости
Общие статьи
8 Июля 2022, 12:10

ГАИЛӘ ТАРИХЫ

Гаилә ул – әти-әни, әби-бабай һәм балалар. Эштән арып кайтканнан соң, якыннары янында йөрәгенә тынычлык, шифа бирә торган газиз, изге бер урын.  

ГАИЛӘ ТАРИХЫ
ГАИЛӘ ТАРИХЫ

Гаилә ул – әти-әни, әби-бабай һәм балалар. Эштән арып кайтканнан соң, якыннары янында йөрәгенә тынычлык, шифа бирә торган газиз, изге бер урын.

Алга авылында гомер иткән Нафиковлар нәселенең дә шундый урыны бар. Гөлминур Миргали кызы һәм Габдерәүф Минияр улы Нафиковлар төп нигез хуҗалары булды. Сугыштан соң җимерелгән тормышны күтәреп, гаилә корып, алты бала тәрбияләп үстереп, аларны үзаллы тормышка аяк бастырып, яраткан әби-бабай булып яшәп бакыйлыкка күчте алар.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер хәдисендә “Аллаһы Тәгалә каршында иң сөекле бәндә – гаиләсенә иң күп файда китерә торган бәндә” диелгән. Әтиебез Габдерәүф тә, шушы хәдистә әйтелгәнчә гаиләбез тоткасы булды. Гомер буе колхозда малчылыкта эшләде, балаларын да хезмәт сөючән итеп үстерде, соңгы сулышына кадәр гаиләсе өчен җан атып яшәде. Белеме булмаса да бик аңлы, итәгатьле акыллы, көчле рухлы кеше иде. Югары уку йортын тәмамлаган күп кенә кешеләр аңа киңәш сорап аңа мөрәҗәгать итә иде, аны барсы да хөрмәт итте.

Әниебез Гөлминур гаилә учагын саклаучы булды. Колхозда яшелчәлектә, малчылыкта эшләде, балалар тәрбияләде, шуның өстенә яраткан шөгыле – тегү һәм шәл бәйләүгә дә вакыт таба иде. Әниебез ачык күңелле, олы йөрәкле, сабыр һәм акыллы булды. Вагыйз улын фаҗигале югалткач, дин юлына басты, догаларда үзенә тынычлык, юаныч табып яшәде. Балаларын, оныкларын елмаеп каршы алып, хәер-фатыйхасын биреп, догалар кылып озатып кала иде.

Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә зур югалтулар, күп кайгылар китергән. Сугыш еллары бездән ерагайса да, аның яралары һаман саклана. Минияр Бәхтигәни улы 38 яшендә Бөек Ватан сугышында Курск боҗрасында ятып кала, Белгородта туганнар каберлегендә җирләнгән. Миргали Вәлиәхмәт улы трудармияда булып сугыштан соң каты авырып 58 яшендә дөнья куя.

Шул чорда күпме сабыйлар әтисез үскән, күпме хатыннар тол калган. Шулар арасында Мәликә Таип кызы белән Хәбибҗамал Миргали кызы һәм аларның балалары да бар.

Әби-бабаларыбыз күптән инде бакыйлыкка күчте. Бала-туганыбыз да 28 ел инде безнең арада юк. Кадерле әниебез Гөлминур 16 ел элек гүр иясе булды. Әтиебез, нигезне ташламады, үзен-үзе карап, хәләл җефетен сагынып 13 ел яшәде. 3 ел элек 87 яшендә кинәт авырып дөнья куйды.

Бала дөньяга килә, үсеп житеп гаилә кора, әти-әни, әби-бабай була – тормыш шулай дәвам итә, ул буынннан-буынга кабатлана.

Һәркайсы тормышта үз урынын табып, үзеннән соң килгән буынга үрнәк булып, дөньяның ямен, тәмен, рәхәтен белеп яшәгәннәр, яшиләр һәм яшәрләр дип ышанам.

 

З.СӘФӘРОВА.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: