Сельские нивы
+16 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Общие статьи
22 Апреля 2021, 16:15

ПАРЛЫ ЯЛГЫЗЛАР

Егерме өченче өлеш.Нәфисә әнисен бу хәләттә әле күргәне юк иде:- Әни, әйдә иртәгә сөйләшәбез, мин сиңа әйтергә әле әзер түгел.- Син ничек күз алдына китерә аласың аны әйт, ничек? Мин төне буе ничек йокларга тиеш? Кызымның йөрәгендә нидер бар, ә мин тыныч кына ятып йоклыйм, шулаймы?

Егерме өченче өлеш.
Нәфисә әнисен бу хәләттә әле күргәне юк иде:
- Әни, әйдә иртәгә сөйләшәбез, мин сиңа әйтергә әле әзер түгел.
- Син ничек күз алдына китерә аласың аны әйт, ничек? Мин төне буе ничек йокларга тиеш? Кызымның йөрәгендә нидер бар, ә мин тыныч кына ятып йоклыйм, шулаймы?
- Әни...
- Җитте, сөйлә!
- Нәрсә әйтим, мин Илсур белән араны өзәм әни ,- дип әнисенә бәйнә-бәйнә барысында сөйләп бирде.
- Җүләр син кызым, Илсур сине ярата. Синнән баш тартыр дип тә уйламыйм. Аннары өйлнешкәч әтисе үзе үк шатланачак, ә оныклар китсә, шатлыктан күккә очачак.
- Ә башта нишләргә әни, башта нишләргә? Солтан абыйны искә төшер әле, ул безнең участковый иде. Әтисе исереп айныткычка эләккән өчен :” Милициядә эшләр өчен недостоин”, дип эшеннән кудылар. Ә мин үз кулларым белән яраткан кешемнең язмыш юлына киртә куя алмыйм.
- Син тормышың белән уйныйсың кызым. Ут белән уйныйсың.
- Әни мин бит беркайчан да, беркемне дә яратмадым. Ә ул йөрәгемә тирән кереп утырды.
- Кызым, ул да сине ярата. Күрәм бит сиңа нинди күзләр белән караганын. Үз тормышыңа аяк чаласың син кызым. Ышан, Хәйдәр абыең аңлар. Башкача мөмкин түгел.
- Юк әни, мин Илсурга бәхет телим, үзе сайлаган эшендә эшләвен телим. Әгәр ул тагын шалтыратса, ул китте дип әйт.
- Тагын нәрсә?
- Чыннан да китәм, ул мине эзләп табалмаслык җиргә китәм.
- Җүләр бит син, тагын нәрсә уйлап табарсың икән? Син бездән башка нишлисең?
- Ә нәрсә эшләргә миңа? Минем аркада ул үз тормышын җимерүен теләмим. Кайчан булса да мине гаепләвен дә теләмим, аңлыйсыңмы мине? Үтенәм, аңла мине.
- Ярый кызым, син үзең хәл иткән бит инде. Мин нәрсә әйтә алам соң? Ахырдан үкенмә генә. Кырт кискәнче уйла кызым. Бәлки арагызны өзәргә түгелдер.
- Әни,юк дидем бит. Әти белән бала арасында үтә алмаслык упкын барлыкка килүен теләмим. Әйе, кайчан булса да Хәйдәр абый безне кичерер, тик аңганчы ничек яшәргә? Минем аркамда аларның аралары бозылуын теләмим. Әни әйдә керик, салкынайтты. Рәхмәт сиңа мине аңлавың өчен.
- Әй кызым, аңлыйм да бит, тик Илсурны кире кагуың йөрәгемне чәнчеп тора.
- Әни әйдә ул хакта башка сөйләшмик.
Мөслимә апаның кызы өчен йөрәге янды. Тик ул нәрсә эшли алсын соң, кызы үзе каршы булгач. Ә Илсур нишләр? Ана күңеле балада, бала күңеле далада дип юкка әйтмиләр. Нәрсә уйлый Нәфисә, нигә ул араларны шулай тиз бозарга тели.? Бәлки әле аңлашкан да булырлар иде. Бигрәк явыз булды Нәфисәнең тормыш юлы. Мөслимә апа үзенә, Нәфисә үзенә уйланып төн уздырдылар. Бәхетенә Нәфисә иртә белән эшкә барырга җыенганда әнисе инде эшкә киткән иде. Эшендә дә вакыты булган саен Хәйдәр абый әйткән сүзләр колагын яңгыратып торды.
Агымсуга каршы йөзәргә кыен, Нәфисә үзе яшь булса да, моны аңлый иде. Шуңа да ул үз язмышына буйсынырга карар кылды. Үз уйларына бирелеп утырган вакытта, чабудан мышнап беткән Илгиз абый килеп керде.
- Нихәл сеңлем, Ренат Мансурович урнындамы?
- Әйе, үзендә, ә нәрсә булды?
- Шамил абый үлгән, алып кайтырга машина сорарга килдем.
- Аңламадым.
- Нәрсәсен аңламадын инде, үле гәүдәсен алып кайтырга машина кирәк, аның шеш белән авырганын беләләр, төштән соң алып кайтырга ярый дигәннәр. Олы кеше, гомер буе колхозда эшләгән, машина бирергә тиешләр.
- Хәзер мин кереп әйтәм.
Нәфисә ничек керсә, шулай тиз чыкты. Артыннан Ренат Мансурович та күренде.
- Андый вакытта рөхсәт сорап ишек төбендә тормыйлар. Әйдәгез минем арттан,- дип Илгиз абыйны үзе белән алып чыгып та китте.
Менә бит нинди тетрәндергеч нәрсәләр бар җир йөзендә. Камил нишләр инде? Бер-бер артлы әнисез дә, әтисез дә калды. Ә мин үземне кайгыртам, Аллага шөкер минем әти-әнием исән-сау,- дип Нәфисә авыр сулап куйды. Кич кайткач әнисе Нәфисәгә карап:
- Кызым ишеткәнсеңдер инде. Бигрәкләр дә кызганыч булды Камил әтисен күмгәндә. Туганнары аз булгач, көтәргә кирәк булмады. Хастахәнәдән кайтуга өйгә укыр өчен генә кертеп чыктылар. Кеше үлгәч күп тотмыйлар шул. Чаба- чаба илтеп тә күмәләр. Кызым мин ашарга пешердем, Камилгә илтеп кайт, әнә сумканы әзерләдем дә.
- Әни юк, миңа бик кызганыч, тик үзем генә бармыйм. Үзең беләсең авыл халкын.
- Соң кызым, үлек ашы илтү гөнаһка саналмый инде. Болай баш иеп йөрсәң, үзеңне изәргә үк ирек бирәсең. Теләсә нәрсә сөйләсеннәр. Син бары Аллаһы Тәгалә алдында җавап тотасың. Ә сөйләүче икеләтә гөнаһ җыя. Кеше сөйләргә ярамаганны, иң зур гөнаһ икәнен барсыда белә. Сөмсереңне кыеп йөрмә, тизрәк илтеп кайт, аннары үзебез ашарбыз.
Нәфисә әнисенә каршы бер сүз дә әйтә алмады. Бер яктан ул бик дөрес әйтә. Тик нишли ала кыз бала, әле дә йөрәгендә янып торган утны ничек сүндерсен? Камилләр капка төбенә килеп җиткәч Нәфисәнең төз буыннары кылтырый ук башлады. Ничек керергә? Нәрсә әйтергә? Шулай уйланып торганда Нәфисәнең сыйныфташ кызы Резидә килеп чыкты. Нәфисәне күргәч аптыравын яшерми – нитми, турыдан:
- Син? Син нишләп йөрисең монда Нәфисә?
- Ничек инде Резидә? Камилнең хәлен белергә килдем, аш китердем.
Резидә Нәфисәнең беләгеннән тотып читкәрәк алып китеп:
- Нәфисә әйткәнгә үпкәләмә, тик сине анда көтәләрдер дип уйламыйм.
- Үлек чыккан йортка керергә рөхсәт сорарга кирәкме инде? Син үзеңне кем дип белдең соң? Нигә дип әле син монда тавыш чыгарасың Резидә?
- Синең аркада күпме борчылып йөрде Камил, син үзең анардан баш тарттың бит, ә хәзер нигә дип янә исенә төшерер өчен йөрисеңме?
- Син нәрсә турында әйтәсең Резидә? Мин бары хәлен белергә килдем. Аның яраларын ачар өчен түгел. Һәм нинди яра турында сүз бара соң? Әле берничә көн элек кенә без бик матур сөйләштек. Бәлки син нидер бутыйсыңдыр?
- Син үзең Камил артыннан гел йөреп өмет бирәсең! Ничек син аңламыйсың? Аның бәхетле булырга хакы бар! Ул да алда аны бәхет кеткәнен аңларга тиеш! Синсез дә яшәп буласын аңларга тиеш. Үтенәм, кермә аның янына. Мин сез бирдегез дип үзем әйтәм. Нәфисә үтенәм, йөрмә аның янында, мин яратам аны! Күптән яратам. Ә ул синнән башкаларны күрми дә. Кит үтенәм. Кит!
- Юк Резидә, мин керәм, хәлләрен беләм. Мине кире куып син үзеңне бары начар яктан күрсәтәсең! Ә Камил яхшы кешеләрне ярата. Күрсәт син анарга нинди яхшы икәнеңне. Ач күңелеңне, дорфа кыланма. Бәлки ул сине начар түгел икәнеңне аңлар, сине кабул итер,— дип Нәфисә Камилләр капкасыннан кереп китте.
Резидә белән шулай сөйләшергә каян көч тапканын үзе дә сизми калды ул. Аш бүлмәсендә башын иеп Камил утыра. Каршысында туганнан туган Фируза апасы утырган. Ул Нәфисәне күрүгә урыныннан торды:
- Нәрсә хәлләр Фируза апа? Камил кайгыңны уртаклашам. Менә әни аш җибәрде, Фируза апа алыгыз,- дип кулындагы сумкасын Фируза апага бирде. Фируза апа сумканы ачып өстәлгә куеп :
- Әйдәгез дога кылып алабыз,- дип урындыкка төртеп Нәфисәгә утырырга кушты. Дога кылгач:
- Рәхмәт сеңлем сиңа, әниеңә дә рәхмәт әйтерсең.
Нәфисә нәрсә әйтергә белмәде. Ә нәрсә әйтсен ул? Әтиең үлдеме? Кайчан, ничек үлде, нишләгән? ,-дипме? Бер сорау да урынлы түгел . олы кешеләр булса, бу сораулар чыгар иде дә бит. Ул үлгән, һәм нигә андый сораулар биреп күңел кылларын селкетергә икәнен Нәфсиә аңламый иде. Ул уйланып кына бетерде, өйгә бер әби кереп:
- Әй Аллам, озак ятты бит. Ничек үлгән соң?,- дип сораулар бирә башлады.
Нәфисә түзмәде:
- Ярый, мин китәм, сау булыгыз,- дип чыгып китте. Капкадан чыкканда аны Камил куып тотты.
- Рәхмәт сиңа Нәфисә хәлемне белергә килгән өчен.
- Рәхмәт әйтү урынсыз Камил. Андый чакта дошманыңның да хәлен аңлыйсың шул. Ходаем башка авырлыклар күрсәтмәсен инде сиңа.
- Менә бит ничек килеп чыга Нәфисә. Әни үлгәч син мине ташладың, дөресрәге араларны өздең. Ә сине мин бәйрәмгә чакырган идем, бәйрәм үлек ашы булып чыкты. Әти үлде. Һәм без кабат очраша алмыйбыз.
Камилнең күзләреннән яшь бөртеге чыкты, ул аларны сөртеп:
- Мин чыннан да без бергә сөйләшеп утырырбыз, учактан яшьләр сикергәнне карарбыз дигән идем. Нигәдер күңелем сине көтә Нәфисә, аны онытма ди. Әйе, без синең белән күп очрашып сөйләшә дә алмадык, синең яныңа да гел килә алмадым. Нишлим, эшләдем, өйдә дә эш күп. Җитмәсә гел әтине дә карарга кирәк иде. Ничек аның үзен генә калдырыйм. Мин эшкә киткәндә дә гел елап диярлек кала иде, башка мине күрә алмас дип. Нигә, нигә гел безне тормыш аера, гел сонауларын бирә икән соң?

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова

Читайте нас: