Сельские нивы
+26 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Общие статьи
6 Апреля 2021, 11:50

8 ЯШЬЛЕК КЫЗЫН БӘЙЛӘП ТОТКАН

Бер фатирда бәйләнеп куелып, ачлыктан юрганын чәйнәр дәрәҗәгә җиткән бала табылган.

Бер фатирда бәйләнеп куелып, ачлыктан юрганын чәйнәр дәрәҗәгә җиткән бала табылган.

Бу хәл Ростов өлкәсенең Новошахтинск шәһәрендә булган. Матбугат чаралары кызның әнисе — 24 яшьлек хатын һәм аның белән яшәгән 23 яшьлек ирнең кулга алынуы хакында яза.

2014 елгы кызны даими рәвештә кыйнаганнар, бәйдә тотканнар һәм ашарына бирмәгәннәр. Кулларын шулкадәр кысып бәйләгән булганнар ки, аны тапкан чакта беләкләренә кан сауган була.

Бәйдәге баланы бу хатын янына килгән танышы Лариса күрә. Ул бала бәйләнгән бауны чишә, су бирә һәм ашыгыч ярдәм чакыра.

Кызның үги әтисе 8 яшьлек баланы фотога төшергән һәм күршеләренә «минем кызым анорексичка» дип сөйләгән. Шулай ук кызын кыйнаудан куллары авыртуы турында да сөйли торган булган. Күршеләренең берсе дә бу хакта тиешле органнарга хәбәр итмәгән.

Соңрак баланың әнисенең шизофрения белән авырганы ачыклана.

Бу кызны хатын 16 яшендә таба. Башта ул аны әйбәт кенә карый. Төрле ирләр белән чуала, алай да кызын ташламый. Хәзер инде кулга алынган ир белән яши башлагач, кызын карамый башлый. Мәктәпкә йөртми, урамга алып чыкмый. Дөрес, алар аракы да эчми, наркотиклар да кулланмый, әмма алар бик сәер кешеләр була. Йортка беркемне дә кертмиләр, үзләре дә беркемгә дә кермиләр.

Кыз акыл үсеше ягыннан артта калган, әнисе «ул болай да акылга зәгыйфь» дип әйтә торган булган. Кызның бернинди уенчыклары да, китаплары да булмаган. Ул раскладушкада йоклаган. Әбисе белән бабайсы аңа карават сатып ала, әмма бу «гаилә», караватны кире тапшырып, акчасын алып кайта.

Танышлары Лариса бу кызны тапканнан соң баланың әнисе әшнәсе белән качып китәргә маташканнар. Ләкин тотылганнар. Аларга җиде елга кадәр хөкем яный.

Фото: storage.myseldon.com

Автор: Резеда Галикәева

kiziltan.ru

Читайте нас: