Аллаһы Тәгаләнең шәфкате ирешсен сезгә! Изге Рамазан ае белән!
Хәзерге календарь буенча нәкъ менә 610 елның Рамазан аеннан Изге Коръәннең җирдәге тарихы башланган. Һәм анда Аллаһы Тәгаләбез болай дигән: “Бу айны күрә алганнар аны ураза тотып үткәрсеннәр”.
Күз алдына китерегез, изге ай башлануга алты ай калган булган, ә Пәйгамбәребезнең сахаплары Аллаһы Тәгаләдән шул айга җиткерүен ялварып, Рамазан турында уйлаган. Ә без, кызганычка каршы, бары тик бүген генә Рамазан турында искә алабыз. Ни өчен сахаплар аның турында түземсезлек һәм шатлык белән искә алган, хәтта аларга бер ай гына җитмәгән? Алар Рамазан аен зурлаган, чөнки аның кадерен белгән.
Кайберәүләр Рамазан – ул кояш чыкканнан алып баеганчыга кадәр ашау-эчүдән генә тыелу, ә аннары барысы да мөмкин, дип уйлый. Юк! Гамәлләр дә рөхсәт ителгән кысаларда гына булырга тиеш.
Рамазан ае көннәрен ураза тотып, төннәрен догалар укып үтә, ә алар арасында Коръән уку һәм Аллаһы Тәгаләне искә алу. Рамазан – бу көн дәвамында ашау- эчүдән, гайбәт сүзләрдән, ызгыш-талаштан, ялганнан тыелу. Рамазан – ул эчнең азыктан, колакларның начар сүзләрдән, күзләрнең Аллаһы Тәгалә кушмаганнарга караудан тыелып тору ае. Күңел дә начар уй һәм фикерләрдән ураза тота.
Рамазан – ул бөек мәктәп! Бу үз тормышыңның мәгънәсен аңлау, үз-үзеңне тотышыңны үзгәртү, әхлакый үсеш, камилләшү өчен мөмкинлекләр ае. Кызганыч, гомеребезнең тагын бер елы узды, әмма Рамазан ае җитү – шатлыклы хәбәр.
Аллаһы Тәгаләдән ныклы сәламәтлек, авыруларның сәламәтләнүен, бөтен кешелек дөньясын коронавирустан арындыруын сорыйбыз.
Изге догалар һәм теләкләр белән Ришад хәзрәт