Актуально
25 Февраля 2022, 04:20

АЛДАГЫ АТНАГА ҺАВА ТОРЫШЫ

Кыш ахырына якынлаша. Киләсе атнадан яз башлана. Эх, күңел ниндидер могҗиза, җылылык көтә! Тик җылы булырмы соң?! Синоптиклар нәрсә вәгъдә итә?

АЛДАГЫ АТНАГА ҺАВА ТОРЫШЫАЛДАГЫ АТНАГА ҺАВА ТОРЫШЫ
АЛДАГЫ АТНАГА ҺАВА ТОРЫШЫ
Февраль аеның соңгы декадасы быел, яз айларын да уздырып, кояшлы җылы көннәре белән сөендерде. Тик табигатьтә яз башланды дип уйламагыз, синоптиклар хәбәр итүенчә, яз башына республикага янә уртача салкыннар кайтачак.


1 мартта республиканың үзәк районнарында көндез 2 градуска якын салкын булачак, төнлә исә 11 градуска кадәр суыта. Киләсе биш көндә Уфада көндезге сәгатьтә термометр баганасы -2-5 градуска, ә төнлә -8-11 градуска кадәр күрсәтәчәк.


Мартның беренче атнасында талгын җил исәчәк, урыны белән көчәйгәндә секундына 3-4 метрга кадәр җитәчәк, явым-төшем көтелми.


7 марттан республикада язгы һава торышы башлана, температура көндез урамда нульгә якын булачак.

 
 
 

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
kiziltan.ru
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас