Актуально
28 Января 2022, 06:00

ЭПИДЕМИЯ КАЙЧАН БЕТӘЧӘК?!

Ванга: “Эпидемия әтәч кычкыргач бетәчәк”, дигән. Ул “әтәч” кайчан кычкырыр икән?  

ЭПИДЕМИЯ КАЙЧАН БЕТӘЧӘК?!ЭПИДЕМИЯ КАЙЧАН БЕТӘЧӘК?!
ЭПИДЕМИЯ КАЙЧАН БЕТӘЧӘК?!

Ул “әтәч” кайчан кычкырыр? Билгеле күрәзәченең фаразларын төрлечә аңлаталар.

 

Ванганың “көзгедәй” елда “сарылардан” хәвеф киләчәген әйткәне билгеле. Бу фаразны 2020 елда Кытайдан килгән инфекциядән пандемия башлануы белән аңлаттылар инде.

Күрәзәче пандемиянең “әтәчнең беренче кычкыруы белән” бетәчәген дә фаразлаганы билгеле. Кайберәүләр бу көннең 2022 елның 21 мартында булачагына ышана. Чөнки нәкъ шушы вакытта көн белән төн тигезләшә. Ләкин мондый оптимистик карашта булмаганнар да күп. Аларга ышансак, пандемия 2029 елда гына бетәчәк. Чөнки Көнчыгыш календаре буенча 2029 ел — Әтәч елы.

Ванганың күп фаразларының чынга ашканы билгеле. Күрәзәче еш кына “дөнья өстендә асылынып торачак таҗ” турында да сөйләгән булган. Без моның нәрсә икәнен “таҗлы вирус” белән очрашкач кына аңладык...

Шулай ук Ванга кешелекнең бу афәткә каршы корал табачагын да әйткән. Белгечләр ул коралның вакцина булуын билгели.

 

 

Фото: pexels.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
kiziltan.ru
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас