Все новости
Актуально
19 Ноября 2021, 14:00

ЯЛЛАРДА ҺАВА ТОРЫШЫ БОЗЫЛАЧАК

Кайбер районнарда буран чыгуы көтелә

ЯЛЛАРДА ҺАВА ТОРЫШЫ БОЗЫЛАЧАК
ЯЛЛАРДА ҺАВА ТОРЫШЫ БОЗЫЛАЧАК

Алдагы көннәрдә республикада көчле кар явуы көтелә, кайбер районнарда буран чыгуын вәгъдә итәләр. Юлларда кар көртләре, бозлавык, вакыты белән юлны күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк.



ЮХХДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә дистанцияне һәм тизлек режимын үтәргә, җәяүлеләр кичүен узганда игътибарлы булырга киңәш итә. Җәяүлеләргә машина йөргән юлга чыгар алдыннан юлның хәвефсезлегенә инанырга кирәк.


Юлларда штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, ЮХХДИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез яки 8 (347) 235-84-02 яки 8 (347) 233-27-31 телефоннары буенча шалтыратыгыз.

Һава шартлары начар булу сәбәпле, машина йөртүчеләргә ашыгыч булмаган эшләр белән юлга чыкмаска киңәш ителә.



Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
/kiziltan.ru
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: