Все новости
Актуально
2 Ноября 2021, 16:40

15 градуска кадәр суыта

Ялларда нинди һава торышы көтелә?

15 градуска кадәр суыта
15 градуска кадәр суыта
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген аязаючан-болытлы, явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы көндез 0дән 5 градуска кадәр булачак.


3 ноябрьдә, шулай ук, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык. Җил көнчыгыштан, көньякка таба күчеп, талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә — 5-10 градус салкын, урыны белән -15 градуска кадәр суыта. Көндез +1, -4 градус булуы көтелә.


4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көнендә, көн аяз, явым-төшемсез. Башкортстанның төньягында җепшек кар һәм яңгыр явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык. Җил көнчыгыштан, көньякка таба күчүче, талгын. Һава температурасы төнлә, алдагы көннәрдәге кебек үк, 5-10 градуска кадәр салкын, урыны белән -15 градуска кадәр җитәчәк. Көндез +1-4 градус чамасы тора.
 



 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
kiziltan.ru
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: