УРАЗА БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!
Ходай Тәгаләнең рәхмәте һәм мәрхәмәте ирешсен сезгә!
Бисмилләһир-Рахмәнир-Рахим! Галәмнәр, беренче һәм соңгыларның раббысы, кыямәт көне хуҗасы Аллаһы Тәгаләгә мең-мең шөкерләребез, мактау һәм олуглавыбыз булсын. Безгә хак динебезне өйрәткән, безнең өчен күркәм үрнәк булган сөекле пәйгамбәребезгә күңел түребездән чыккан догаларыбыз Аллаһы Тәгаләнең сәламе һәм салаваты булсын.
Рамазан ае – мөбарәк ай. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән шушы бөек айны күрүгә ирештек. Бу айда без чын күңелдән Аллаһыны искә алдык, Аңа табындык, Көрьән укыдык, хәер-садака өләштек. Ураза тотканнар шатлана һәм Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын гафу иткәндер, киләчәктә тәмуг утыннан коткарыр дип өметләнә. Аллаһы Тәгалә бездән канәгать калсын, изге эшләребезне һәм ихлас күңелдән укыган догаларыбызны, уразабыз һәм тәүбәләребезне кабул итсен. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен үтәгән гыйбадәтләребез кабул булып, ахирәт көнендә әҗер-савапларына ирешергә насыйп булсын.
Аллаһыга шөкер, бу көннәрдә без начар гадәтләребездән һәм теләкләребездән арына алуыбызны аңладык. Рамазан аенда гына түгел, башка көннәрдә, айларда, елларда да изге гамәлләр кыла, сабыр, әдәпле була, гөнаһлардан тыела алабыз.
Ураза Рамазан аенда ураза тоту белән генә чикләнми. Пәйгамбәребез атна саен дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм ай уртасында өчәр көн һәм Шәүвәл аенда алты көн ураза тоткан. Изге гамәлләр Рамазан ае тәмамлануга карамастан, үз әһәмиятен югалтмый.
Рамазан аеның тәмамлануы моңсуландыра, әмма бәйрәмне күрү – бәхет, чөнки бу көнне диндарларның күңеле Аллаһы Тәгалә аларга изге Рамазан аен бүләк иткәне, көндезге ураза, төнге намазлар уку, тәүбәгә килү, изге эшләр эшләп үткәрү мөмкинлеге биргәнгә сөенә. Бәйрәм Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычларыбызны үтәгәннән соң билгеләнә. Без явызлыктан һәм гөнаһлардан сакландык, бары тик игелекле эшләр генә кылдык.
21 апрель – Ураза бәйрәме. Бу изге бәйрәмдә һәрбарчагызга тынычлык, иминлек һәм изгелекләр телим. Сезгә һәрчак уңыш юлдаш булсын, күңелегездән шатлык хисе беркайчанда китмәсен, кунакларны ачык йөз белән җылы каршы алыгыз, өегез иман нуры белән тулсын.
Һәрвакыттагыча, бу көнне фитр сәдакәсе бирелә. Быел ул һәр гаилә әгъзасыннан 150 сум тәшкил итә.
Сезне Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Изге догалар белән Ришат хәзрәт.