Сельские нивы
+2 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Объявления
4 Марта 2022, 16:00

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

32-33 бүлекләр Юк инде Айнура! Без патшалар да, композиторлар да түгел бит.Әгәр әтиләр бер булып чыкса, минем хыялларым бәллүр савыт кебек, челпәрәмә киләчәк.Төннәр буе, сине уйлап , йоклый алмый яткан хыялларым , янып көлгә әйләнәчәк.Шуны аңлыйсыңмы син, матурым минеем!?Нәрсә буласын сизәсеңме ?..

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

УТЫЗ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Юк инде Айнура! Без патшалар да, композиторлар да түгел бит.Әгәр әтиләр бер булып чыкса, минем хыялларым бәллүр савыт кебек, челпәрәмә киләчәк.Төннәр буе, сине уйлап , йоклый алмый яткан хыялларым , янып көлгә әйләнәчәк.Шуны аңлыйсыңмы син, матурым минеем!?Нәрсә буласын сизәсеңме ?..
Аңлыйм кадерлем!Бик яхшы аңлыйм! Патшалар турында да, сине юатырга теләп кенә әйткән идем инде.Минем дә үзәгем өзгәләнә, йөрәгем күбәләк булып, очып чыгып китәргә әзер! Ләкин без хәзер бернәрсәне дә үзгәртә алмыйбыз шул.Кирәк бит ,ә?
Шулай нык ошаган мени соң, әтиләр?Айнура?Бәлки икесе дә,озын буйлы, кара бөдрә чәчле булганга гына , шулай тоеладыр?Әйбәтләп карасаң, әле бөтенләй ошамаганнардыр да?
Юк, Богдан,Юк, матурым! ошаагааннар! Икесенә бер йөз!Кисәк кенә борылып карагач, мин әти әзләп килгән бугай,дип тордым әле.Мин гомерем буе , әтинең татар булуына шикләнеп яшәдем.Чөнки ул, чегәннәргә бик ошаган.Авыл халкы белми кушмаган инде"чегән"дип.Менә миңа кара инде син? Мине татар дип кем әйтә?Хәттә кайвакыт, кечкенә балалар куркып кача миннән.Чегәән, чегәән дип йөгерәләр.Татар егетләре белән йөрсәм, әниләре чыгып ачулана.Чегән егетеңне тап, безнең малайлар белән йөрмә дип.
Син чегәннәргә бик ошаган шул, кадерлем!Димәк әтиеңә дә!Бер беребезне эзләп таптык дигәндә генә биит!
Ничек була соң әле бу?эх Айнура!Айнура!Ничек, әтиләр туган булып чыкты соң?Башка сыймый.
.Менә шулай, Богдан!Ә Зәбирә апа , минем әти турында белмәгән дә икән.Мин әйтмәгән булсам, белми дә иде әле алар.Чөнки, әбиең, теге вакытта рәнҗетелгән ,кызны гына әзли иде,иренең малае да бар дип, башына да китермәгән ул.Үзе дә аптырап, сүзсез калды бит.
Айнура-а! Әйдә, әти белән сезгә барабыз.Бәлки аңлашырбыз.Әле может туган да түгелләрдер.
Туганнар ,Богдан!Ту-ганнар! Бүтәнчә аңлатып булмый бу охшашлыкны.Бер караганда мин моңа шатланам да.Чөнки,Хәзер дөреслекне белдем менә.Син әле күрмәдең шул, минем әтине.Күргән булсаң, артык сораулар биреп тә тормас идең!
Айнура! Сиңа шул дөреслек мөһимме? Шул кирәк идеме сиңа?дип , Богдан аптырап кызга карады.Мин кайгырудан , нишләргә белмәгәндә, син нигә шулай тыныч соң ?Хәттәә.. сөенәсең кебек үк тоела.Әтиләр туганлыгы, безнең сөюдән дә зурмы?Әллә, мин генә өзелеп яратаммы сине?..
Юк !син генә түгел, диде Айнура, алмагачтагы үсә башлаган бер алманы өзеп алып.Менә матурым!үсә торган алманы өздем дә , үсүеннән туктаттым.Безнең мәхәббәтнең дә, шулай өзелүен теләмим !Әйе, сөенәм! Чөнки, мин ниһаять , әтиемнең , чынлап та кем икәнен белдем.Бәлки ул үзе ,дөреслекне белми дә торгандыр.Ләкин, мин аның чегән икәненә , хәзер тулысынча ышандым.Минем әти чегән! Ишетәсеңме Богдан?Чегәән!Каптыктагы без, бер көнне тишеп чыккан кебек, дөреслек тә барыбер , күпме генә яшерсәң дә килеп чыга ул.Менә әти хәзер, шуның ачык мисалы.Алар гомер буе миннән ниндидер сер яшерәләр кебек иде.Ләкин менә нинди сер? Күп еллар җавап эзләдем мин.Һәм менә ниһаять бер йомгак, әтинең сер йомгагы сүтелә башлады.Алда минеке! Ничә еллар буе, тыгызлап чорналган йомгак,хәзер тәгәрәп китәргә әзер тора.Моны мин, бөтен җаным тәнем белән сизәм...
Юк инде Айнура, юк!Нинди генә серләр булмасын, әтиләр туганнар булып чыккач, безгә бергә булу насыйп булмастыр инде...Дөрләп янган йөрәкне генә нишләтергә менә? Нишләтергә ?..
Айнура , Богданның , үзен шулай яратуына эчтән генә сөенеп:.Матур кызлар тапса?кире кайтмаса?дип уйлаган идем бит әле? Димәк , мин генә түгел, ул да өзелеп ярата! дип , егетенә карады.
.Боланым минем! , дип елмаеп,торып басты ул.Мин дә яратам сине!Мин катырак та яратамдыр әле?Без бергә булачакбыз, менә күрерсең!Әгәр син теләсәң, әлбәттә.
Көләсеңме соң син, Айнура.?Мин ак дим, син кара дисең.Ак, берничек тә кара була алмый бит инде.Йөрәгем ярасына тоз салма әле, зиһар!
Айнура көлеп җибәрде.Син нигә миннән , нинди сер ?дип сорамыйсың соң.Я, әйт әле?Кайчаннан бирле маташам бит инде, сөйләргә!Ирек бирмисең!Тыңла әле мине, Богдан! Бик мөһим нәрсә әйтәм мин сиңа! дип , сөйгәненең , сагыш баскан күзләренә карады, Айнура.Беләсеңме матурым, минем ник сөенгәнемне?диде ул, бераз тын алып. Чөнки хәзер, әтинең сере ачылгач, мин дә үземнең кем икәнемне беләчәкмен!Үз әтиемнең кем икәнен , әйтерләр бәлки!
Айнурага карап,йөрәген тотып, уйга калган Богдан, көлеп җибәрде.Син нәрсә, матурым?диде ул, кызны кочаклап.Гомәр абый уенчык әтиең что ли?Ләкин сөйгән кызы Айнураның, җитди йөзен күреп,туктап калды.Ничек Айнура? Аллам сакласын! дип әйт диде Богдан, алмагач тирәләрен карап.Кеше ишетмәсен тагын!Нинди әти турында сөйлисең, уйлама да.Әтиең чегән, син чегән кызы.Шулай булгач,ни кирәк тагын?
Берни дә кирәк түгел.Мин , матурым, үзем дә : әти чегәнгә ошаган, шуңа мине дә, чегән дип әйтәләр, дип йөри идем.Ләкин үскән саен, мин ни әтигә, ни әнигә ошамый башладым.Бөтенләй икенче кеше төрле мин.Кайдандыр, очып төшкән кош итеп тоям мин үземне.Самат энем белән аерманы, әйтеп тә торасы юк инде.Берничә атна элек, әтидән бу хакта сорагач, ул уйламыйча гына, унны бетергәч диде, диюен..Ну соңыннан үкенде инде ул, ник әйткәненә..Сүзне дә тизрәк икенчегә борырга тырышты, дип уйга калды Айнура.
Ә бәлки матурым! ...Бәлки...Синең әти әниең башка кешеләрдер?.диде Богдан.Ә Гомәр абый белән Мәдинә апа сиңа әйтергә куркалардыр?
Мин үзем дә , бу хакта күп уйладым, Богдан.Ташлап калдырган чегән кызы түгел микән ,? дигән уйлар да килде инде.Әгәр берәр туганыма,әз генә ошасам да, уйламас идем мин.Ну кызганычка каршы...
Нинди кызганычка каршы дисең, Айнура?!Сөенечкә каршы дип әйт! Каракошым минем!дип,Богдан Айнураны кочаклап , алмагач тирәли әйләндерә башлады.Шулай гына булсын иде, Айнурам! Я ходаем, шулай гына булсын иде...Аннары , нәрсәдер исенә төшкәндәй, кызны күтәргән килеш уйга калды.
Ә чынлап та! Айнура ! әгәр чынлап та шулай булса?Син нишләрсең? Уйлаганың бармы синең, бу турыда?Бәлки ничек бар, шулай калсындыр...
Юк, Богдан! Юк..Мин барын да белергә тиеш.Менә хәзер как раз җае чыгып тора.Ә әти белән әнигә килгәндә.Яратам мин аларны.Бик әйбәт алар минем.Мине дә яраталар!Ә инде, икенче әтиләр, әгәр дә монда ташлап киткәннәр икән, минем бу хакта беләсем дә килми.
Нинди көчле син матурым! Мин синең белән горурланам!диде Богдан.Әйдә әле, барыйк Гомәр абый янына.Әти турында да сөйләрбез.Мин яратаам сине ! Мин яратам...
Ачык тәрәзәдән, без хәзер кайтабыз! дип кенә кычкырды да, Богдан , сөйгәнен җитәкләп, урман сукмагына таба йөгерде.Алар, артыннан әллә ниләр уйлап, Бәхтияр чыгып йөгерде: Туктагыз, балалар! Туктагыз....

Утыз өченче бүлек.
Ак каеннар арасында, бары ак күлмәкләр генә җилфердәп калды.Балалар!.. Айнура! дип хәлдән таеп йөгергән Бәхтиярны күрүче дә, ишетүче дә булмады .Вәт шайтан балалары, ә? Кай арада , китеп югалдылар соң әле болар? дип Бәхтияр кире урамга йөгереп чыкты.Аның каршысына мыш мыш килеп, әнисе ашыга иде..Бу сукмак улым, урамның нәәкъ теге очына, Айнуралар өе янына алып чыга.Шул Гомәр янына киткәннәрдер әле,бүтән бер кая булмас. Урманга терәлеп торган беренче өй аларныкы.Челтәрләп әшләгән, биик матур читәнле йорт ул., диде Зәбирә апа , тирән итеп сулыш алып.Мин дә килеп җитәрмен. Бар әйдә!бар!Син яшь кеше дип,улын кызулады.Үзе ашык пошык кигән , зур галушларын лаштыр лаштыр өстерәп , Бәхтияр артыннан иярде.И-и ,балалар! Нәрсәләр күрәсебез бар икән ?Инәсен әзләп йөри торгач, дөясен дә таптыммы инде ?...
Айнура белән Богдан килеп кергәндә, Мәдинә бакчада берән сәрән үскән , чүп үләннәрен утап йөри иде.Әти кайда ? диде Айнура, бакчага кереп тә җитмичә.Әнии! Әти кайда?Кызының бу кыяфәтен күреп, Мәдинәгә әйтерсең лә, бер чиләк салкын су койдылар.Тучны, кияүгә сорап килгән, кызның егете.Нишләргә?Нишләргә?дигән уй йөгерде, Мәдинәнең башыннан.
Итәгеңә ут капмагандыр бит, кызыым!диде ул,бер Богданга, бер Айнурага карап.Индираларга кереп киттее.Кирәк мени.?Хәзер әйтәм, чыгар! дип, сулы кисмәктә кулларын юды да, алъяпкыч итәгенә сөртә сөртә, Фәнисләргә ашыкты.
Ярар, Богдан!Яраар! Хәәзер менә күрербез!Тагын нәрсәләр дип, алдарлар мине,диде Айнура.Бәхтияр абый да килсен иде хәзер.Аны күргәч нишләрләр икән? дип , әйтеп тә бетерә алмады, Бәхтиярның, капка төбеннән : Гомәәр!Айну-раа! дип кычкырган, көр тавышы ишетелде.
Әти килеп җиткән, Айнура!диде Богдан, нигә сөенгәнен үзе дә аңламыйча .Чыгабызмы?
Әйдә, мин дә чыгам дип, Айнура , бакча келәсен күтәрде.
Ну, балалар! Разве шулай ярый? Ни уйларга да белмәдек!диде Бәхтияр, яшьләрне коры гына шелтәләп.Аннары килгән якка карап:Әнә, галушларына утырып, әбиегез килә анда, дип елмайды.Урамны яңгыратып, килгән галуш тавышын ишетеп, барысы көлешеп куйды.Тик Зәбирә апа гына, үз галушының тавышын да, яшьләрнең рәхәтләнеп көлүләрен дә, ишетерлек хәлдә түгел иде.Аның хәзер иң зур теләге, улына охшаган ир егетне-Гомәрне күрү .Эх, Алмаз, Алмаз , кызлар артыннан калмас дип уйлады ул.Нужели монда, малаең бар, ә?
Ул арада, күршеләреннән чыгып килүче Гомәр белән Мәдинә күренделәр.Нинди кияүләр дисең, соң, Мәдинәә? Кем килгән? дия дия, Гомәр өйләренә якынлашты.Ләкин, капка төпләренә җитәрәк, биш алты адым калуга, тип тигез җирдә сөрлегеп , туктап калды.Аның каршында, көзгедәге чагылышы булып, озын гәүдәле, бик матур чегән ире басып тора иде.Гомәр , сораулы карашын Мәдинәгә төбәде.Тегесе берни белмим дигәндәй, җилкәсен генә сикертеп куйды.Ясап куйган таш курчактай, Гомәр белән Бәхтияр , бер сүз әйтә алмыйча, катып калдылар.Галуш тавышы да кинәт кенә юкка чыкты..
Тынлыкны Айнура бозды.Әти! бу синең братың, чегән Алмаз малае! диде.Ну, менә хәзер!Хәзер ни дирсең инде, әти.Мин Алмаз малае түгел, чегәнгә охшаган гына диярсеңме? Килеп җиткән Зәбирә апа да: менә сиңа мә ...дип, әле улына , әле Гомәргә карады.
Исәнмесез! дип , беренче булып, Бәхтияр кулын сузды.Гомәр, бу чегән безнеңчә белмидер инде дип, деловой гына , дубрИдин.дип сәләм бирде.Әти! Сез кайсыгыз чегән соң.? дип көлде Айнура.Бәхтияр абый " исәнмесез" дии, син чегәнчә сөйләнәсең?Ә-ә шулай мени? Сез, син..татарча аңлыйсың шту ли? диде Гомәр.
Әйе, әни татар булгач,өйрәтеп үстерде.Яхшы аңлыйм, әзерәк сөйләшәм дә, ә син чегәнчә беләсеңме? дип елмайды Бәхтияр.
Ләкин Гомәр генә, көтелмәгән очрашудан , әйтерсең берни ишетмәде.Төш кенәме соң буу?дигәндәй аптырап, як ягына күз салды ул.Һәм шунда үзенә елмаеп карап торган Бәхтиярне күреп:Даа!Ә син кем буласың? дип, сораулы карашын аңа төбәде.
Мин Богданның әтисе! Исемем Бәхтияр Сезнең белән танышырга килдем.Әтием Алмаз исемле иде.Менә әнием-Зәбирә!Уйламаганда , сезнең белән очрашырга насыйп булды бит әле...
Аптыравы йөзенә чыккан Гомәр, Зәбирә апага карап , башын кашып куйды да:Минем әти... дип әйтә генә башлаган иде.Синең әтиең дә Алмаз,диде Зәбирә апа.Әйе, Алмаз! Айнура әйткәч , ышанмаган идек, ә күргәч , моның шулай икәненә йөз тапкыр ышандым хәзер.Сез ике брат...Тагын нәрсәдер аңлатырга теләп, сүз башлаган иде, Гомәр аны бүлдереп:
Димәк сез, Алмаз абый хатыны буласыз? .Миңа аңлатырга берни дә кирәкми, мин барсын да беләм диде дә,Гомәр Айнурага карады.
Беләсеең?диде Айнура, кара күзләрен зур ачып.Әтии!Син барсын да беләсеең?Белә торып, миңа бернәрсә дә сөйләмәдегезме?!
Беләм дип , кызым! Мин әбиең белән булган хәлләрне генә беләм, дип әйтмәкче идем.Ә болай..Бәхтияр турында белмәдек без.
Без дә белмәдек биит, Гомәр!дип сүзгә кушылды Зәбирә апа.Без дә бер нәрсә дә белмәдеек.Әле, Айнура әйтмәсә, шулай йөри идек.Ничә еллар, эзләдем мин синең әниеңне Гомәр!, ничә еллар!Алмазның аңа тапшырасы бүләге , минем кулда калды.Менә шуны тапшыра алсам, мин бик бәхетле булыр идем.
Юк инде, Зәбирә апа! Нинди бүләк ди! Әни ,Алмаз дигән кешене гафу иттем диде.Минем барлыгым өчен бик сөенеп яши ул.Булган булган инде.Аларны нишләтсәң дә кире кайтарып булмый.Яшьлек ялгышлары....
Әйе, Гомәр!Әйе!Әниең синең белән белеп горурланадыр.Син бик акыллы, төпле ир егеткә охшап торасың.Син дөрес әйтәсең,еллар узгач, шул яшьлек ялгышлары тора торып, үзәкләрне өзә икән лә уул.Алмаз ирем дә, бик үкенеп яшәде дә.Ләкин үкенүдән генә файда юук.
Бу гомер, күз кырые белән генә, әле ирен , әле Бәхтиярны күзәткән Мәдинә дә , инде тынычланып сүзгә кушылды.
Нигә урам уртасында торабыз соң әле? Әйдәгез, бакчадагы өстәл артына кереп утырабыз.Чәй дә эчеп алырбыз.Хәзер үткәннәрне искә төшереп утырудан файда юк инде, дип өенә кереп китте.Аның артыннан Айнура ,нәрсәдер әйтергә теләп, авыз ачкан иде, тик кире уйлап, ул да әнисе артыннан иярде.Сез бакчага керә торыгыз,без хәәзер тиз генә чәй әзерлибез, дип, өйгә кереп югалды.
Әйдә Бәхтияр! диде Гомәр.Димәк син, минем брат буласың инде.Зәбирә апа, Богдан! әйдәгез керәбез.Сезне куып кайтарып булмый бит инде хәзер, дип көлә көлә бакча ишеген ачты.
Һәр кем үз уе белән, бакчадагы агач эскәмиягә барып утырдылар.Бары Айнура гына, сүзне нидән башларга белми азапланды.Ничек кенә сорарга соң? Ярар , менә бакчага бөтенебез җыелгач сорыйм, дип уйлады ул.Әби бөтенесен сөйләгән әнә әтигә.Миңа да, нинди генә булса да, дөреслекне белергә кирәк.
Менә чәй табыны әзер.Богдан Гомәр янына килеп утырды да, күптәнге туганнар кебек сөйләшә дә башладылар.Зәбирә апа да, сүзгә кесәгә кереп тормый.Җайлап, майлап кына әйтәсен әйтеп утыра.Менә тагын елмаеп, Мәдинәгә рәхмәтен җиткерде дә, Гомәр белән Бәхтиярга эндәште. Дөреслекне беләсез хәзер, балалар! Алдагы көннәрегезне, үкенерлек итеп үткәрмәгез! Ни дисәң дә, сез хәзер туганнар!диде ул.Дөреслек ул, авызын бәйләп, капчыкка салсаң да, ертып чыга.
Ләкин шул вакыт, өстәл артыннан Айнура торып басты.Чыгам дип тормый шул, әле ул, Зәбирә апа! диде ул, җитди генә.
Нигә чыкмасын, кызым!Менә бит, аллага шөкер! Барсын да белдек, диде Зәбирә апа елмаеп.Хәзер әбиең белән күрешеп, теге банканы да тапшырсаак...
Белдек, Зәбирә апа! Белдек..Ләкин бу сезнең тарих.Ә минеке? Минем тарихны кем сөйли? Әйдәле, әни! Мин көтәм..

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова-Гайфутдинова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: