Все новости
Объявления
1 Марта 2022, 12:00

CИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

Айнура үзенең бармакларын , Богданның , көчле кулларында тоеп,хисләр дулкынына күмелде..Бөтен гәүдәсе буйлап йөгергән шушы дулкын, аны башы аягы белән сөю диңгезенең,нәкъ уртасына алып кереп китте дә инде..

Айнура үзенең бармакларын , Богданның , көчле кулларында тоеп,хисләр дулкынына күмелде..Бөтен гәүдәсе буйлап йөгергән шушы дулкын, аны башы аягы белән сөю диңгезенең,нәкъ уртасына алып кереп китте дә инде..
Богдаан! Бармакларны кисеп бетерәсең бит инде!Әкреен!диде ул көлеп.Аннары: Авырттыра икән бит буу! нигә калынырак итеп ясамаганнар инде, бу кылларны , име?дип, гитара кылларына чиртеп , чиртеп куйды.Аның ахыргы сүзләрен , бик аңлап бетермәсә дә,кабатлап сорарга читенсендеме шунда , Богдан елмаеп үзе дә:
Имы? Имы! Дип куйды.
Ае! дип елмайды Айнура, тырыша тырыша кылларга баскалап.Мин бармакларым киселә дип әйтәм, ә син , имыы! имы !дип көләсең.
Әәй лә! Киселә инде ул, матурым.Безнеке дә шулай авыртты, но әкренләп бармаклар күнегә ул.Бер айдан , бармакларың да авыртмас, уйнарга да өйрәнерсең...Кара әле,
Айнура! Әби әйткәч менә мин сиңа, кичә гитараның схемасын ясаган идем.Менә монда ноталар.Ә монысы , иң еш куллана торган аккордлар.Менә , хотябы шушы егермеләп аккордны өйрәнә алсаң,күп кенә җырларны уйнап була.Ә менә монсы : бер, ике дип күрсәткәне, бармакларны ничек куясы.Менә бу бармагың монда, указательныйны менә болай куясы дип, аңлатты да , аңлатты Богдан.
Ууух, булмый бу миннән!Булмыый!диде Айнура, бармакларын дөрес куя алмаганга ачуы чыгып.
Әәә! Син, менә хәзер тотам да, уйный да башлыйм!дип уйлаган идеңме?Булмый торсын әле.Бер кеше дә, туганда гитарада уйнап тумый.Хәттә чегәннәр дә! Менә шулай әкренләп өйрәнәсе инде ул. Айнура !Син, минем схема буенча бармакларыңны куярга өйрәнә тор диде Богдан.Ә мин , әби белән җырлаган җырның аккордларын язып куям дип, өстәл янына барып утырды.Язган арада, үзе елмаеп, кызның бармакларына өрә өрә, кылларга басканын күзәтте.Ничава матурым, була.Чегәннәрдәге , гитара уйнау сәләте , синдә дә бар! күренеп тора, дип уйлады Богдан..
Гитараны да, мин күрсәтеп тормасам да, дөп дөрес итеп тотасың, молодец!
Шулай тырыша торгач , ике сәг.сизелмичә узып та китте.
Бүгенгә җитәр Айнура! Менә сиңа ноталар, схемалар.Менә берничә аккорд сиңа.Монысын иртәгә хәтле өйрәнәсе.Ато, икеле куям, дип көлде Богдан.Айнура да , аптырап тормады: Мин алайса, дневнигымны алып килмим, диде ул, үпкәләгән булып.
Богдан ,Айнурага шундый яратып карады.Күргән кеше мөгаен: моннан да зур сөю булмас, дип әйтер иде.Матурым! Мин сиңа, көлү бик тә килешә дигән идем.Ә иреннәреңне, болай итеп куеп, үпкәләү , сине тагын да матурайта икән бит.Болай булгач, икеле...ну ярар! өч минус куясы булыр,диде ул Айнурадан күзен алмый.
Ярар, ярар! Өйрәним әле! Кем кемгә куяр әле, ул өч минусны дип,Айнура гитарасын чехолга тыгып куйды.Кайтам инде мин, Богдан! Диде ул.Гитараны да үзем белән алсам буламы?
Әлбәттә! Ул синеке бит инде хәзер! Иртәгә әбинең гитарасында өйрәнербез, аныкы уйнарга җайлырак.Монда, район үзәгендә булмады ул.Ә менә шәһәргә кайткач, эзләп табам мин андыйны, диде Богдан.Ансын да сиңа, минем яраткан чәчәгемә бүләк итәчәкмен.
Димәк, син тиздән китәсеең? диде Айнура, борчылганын яшерә алмыйча.
Әйе, атна ахырында әти янына кайтмыйча булмый, матурым.Бер ике атнадан кире кайтам аннары.Сине күрмичә, түзеп булмас бит дип,Айнураның әле һаман кыл эзләре беленеп торган нәфис бармакларын , кулына алды.Ә бу йөзек сиңа бигрәк килешә, Айнура!
Ә сиңа ошыймы? дип, кызның йөзекле бармагын иреннәренә китерде Богдан.
Әйе! Бигрәк матур! Минем мондый балдакны, гомеремдә дә
күргән юк иде.Әтинең ,урманчы акчасына гына,мондый балдаклар алып булмый шул ул.Зәбирә апага рәхмәт инде!Жәлләп тә тормыйча, тотты да бүләк итте, диде Айнура.Әбиләр булу белән ,без бик бәхетле Богдан.Әниемнең әнисе юк минем.Ә әтинең әнисе аллага шөкер, исән сау.Район үзәгендә яши .Менә берәр тапкыр Чулпанга кайткач, таныштырам әле мин аларны. Икесенең дә яшьләре бер чама, сөйләшер сүз тиз табарлар.
Әйе, Айнура, мин дә бик шат булыр идем.Ату әби өчен кайгырып торабыз бит.Ә болай, безнең күңелләр тыныч булыр иде.Янында хәзер син бар.Әбиең дә кайткаласа, тагын да әйбәт булыр.
Әйбәт Боланым! Әйбәт!дип көлде Айнура.Гитарага өйрәнеп бетмичә, Зәбирә апаны тынычлыкта калдырмыйм инде, хәзер.
Бик әйбәт булыр Айнура! Бер ике елга түзсәк, аннары әбинең хәлен белергә , икәүләп кайтырбыз, диде Богдан.Минем сине бик тә әтием белән таныштырасым килә.Ул бик әйбәт, акыллы кеше.Гомәр абый белән сөйләшеп , сине миңа ярәшеп тә куяр идек.
Ярәшееп? Бер ике көн таныш әле, ә син инде миңа өйләнергә дә әзерме?
Әзер, Айнура! Әзер! Әгәр таборда булсак , күптән гөрләтеп туй ясаган булыр идек тә, ләкин монда ярамый шул.Көтәргә, сабыр итәргә кирәк.Ә син? Син мине көтәргә әзерме матурым?
Айнураның карашы Богданны, бораулап алгандай булды.Инде нәрсә дип әйтер ?дип, ул куркып кына сөйгәненең пешкән чия иреннәренә төбәлде.
Я, матурым! Куркытма әле минее! Кайтканымны көтәргә әзерме син?Әгәр менә хәзер, юк дип әйтәсең икән, урлыйм да китәм мин сине.Машинам , әнә әзер тора.
Юк инде Богдан! Син нәрсә? Әлбәттә көтәчәкмен.Мин бүген,, дөньяда иң бәхетле кеше.Чөнки ..чөнки..Мин сине яратам диде Айнура, ярым пышылдауга күчеп.Ә хәзер мин киттем.Пока!
Мин дә сине биик яратам кадерлем.!Үзем кайда йөрсәм дә,хәзер җанымның бер кисәге синең янда йөриячәк.Киттек әйдә, мин сине озатып куям дип, Богдан гитараны күтәреп машинага таба атлады..
Нинди яхшы машина иде ул кызыым? диде әнисе, гитара күтәреп кергән Айнураны күреп.Бер дә мондый машиналар күргән юк иде авылда.Ә кулыңда нәрсә?
Богдан ул, әни! Богдан -Зәбирә апаның оныгы.Менә миңа гитара бүләк итте.Шундый яхшы кешеләр алар, әни.
И, кызым! Үзебез дә ала идек бит инде.Әле яңа таныш кешедән, шундый зур бүләк алалармы инде?Әтиең күрсә, икебезне дә чукындыра бит хәзер.
Юк әни , юк! Богдан белән , мин ничектер гомер буе таныш кебек.Ул үзе дә шулай ди.Әнии! Мин сиңа пока әйтмәм дигән идем инде.Бер нәрсә әйтимме?дип Айнура серле генә әнисенә карады.
Әйт әле, әйдә! Мин шул чегәнгә гашыйк дип, әйт әле! диде әнисе, елмаеп.
Айнура аптырап калды.Вот это да!дип уйлады ул.Каян сизә бу әниләр.Син әни, ту же чегәнме әллә? Каян белдең? диде ул .Татар башың белән, чегәннәр эзләп йөрисең юк дип әйтер, дип, куркып.
Ә әнисе , ачуланасы урынга сөенде генә.Ярар, кызым! Нәрсә, чегәннәр кеше түгел чту ли?диде ул, кызының кара чәчләреннән сыпырып.Кешее! Шулай булгач, яратасың икән, бер нәрсәгә карамыйча үз бәхетең өчен көрәшәсе кызым.Мәхәббәт көн саен, ишек шакып йөрми ул.Гомергә бер, күп дигәндә мужет ике килер.Димәк килгән икән, без каршы килеп кенә файда юк кызым.Яхшы кеше дисең икән, ярат! Ләкин башка мондый зур бүләкләр алып йөрмә.,дип Мәдинә гитарага төртеп күрсәтте.
Ярый әле, йөзекне күрсәтеп атмаганмын.Баш бетә иде!, дип Айнура тиз генә өйгә кереп китте.Бүлмәсенә кереп, бераз йөзегенә карап торды да , бармагыннан салып, яшереп куйды.
Вакыты җиткәч күрсәтермен әле.Хәзер күрсәтсәм, тучны кире җибәрә ...
Санаулы көннәр , тиз арада узып та китте.Бүген менә Богдан да китә.Сагынырмын инде дип уйлап ,иртүк Зәбирә апаларына йөгерде Айнура.Каршы искән җәйге җилнең күлмәк итәкләрен күтәргәненә дә, озын кара чәчләрен чуалтып уйнаганына да исе китеп тормады Айнураның.Бүген аның Богданы , өзелеп гашыйк булган сөйгән яры китә..Бу көннәрдә аның исеме белән генә яшәде шул Айнура.Богданны күргән көннән башлап, ул үзен әкият дөньясында итеп хис итте.Кая барса, нинди эшкә тотынса , күз алдына елмаеп, шул патша егете килеп басты.Әйтерсең ул,үзенең замогыннан качып кына чыга да, таныш сукмаклар буйлап сөйгәне каршына йөгерә.Ә аның каршына озын, зәңгәр күлмәген, башына ялтырап торган таҗын киеп,патша кызы- Айнурасы килә.Куе, кара урманда күз күрмәгән, колак ишетмәгән кошлар сайрый.Ылыс исләре аңкып утырган чыршылар арасыннан , йомшак куян балалары йөгереп чыгып, аяк очларына утыра..Шаулап чәчәк аткан , сәрби куаклары арасында, болан балалары сикереп уйный.Һәм менә , гүзәл кыз , егете кочагында...Ничә мәртәбә күз алдына китерде микән инде, Айнура бу матур әкиятне.Ә менә бүген ул, әкияттәге озын, зәңгәр күлмәген киеп, сөйгәне белән хушлашырга бара.Ике атнадан кайтам диде, ә менә кайтмый калса? дип уйлады ул.Юлына икенче бер матур кыз очраса?Белмим дә инде, Богданнан башка тормышны күз алдына китерүе дә кыен хәзер.Әх, Чулпанга күчеп кайтсын иде ул хәзеер!Хушлашасы да булмас иде. Юк шул инде, ни дисәң дә, без теләгәнчә генә бармый дөнья.Очрашулар була, хушлашулар...Ләкин боларның берсе дә соңгысы гына була күрмәсен.Вакыт уза ул, кемдер елый, кемдер көлә дип тормый.Коеп яуган яшенле яңгырдан соң,балкып чыккан кояш сыман, очрашулар да күп булыр әле.Ә хушлашмыйча гына яшисе булса,кызык та булмас иде бәлки.
Шулай уйлый уйлый , ак ташларга басып,йөрәгенә якын өй янына килеп туктаганын сизми дә калды Айнура.Бары , капка төбендә торган машинага килеп бәрелгәч кенә, җирдән күккә төште ул.Уух, сине! дип, машина көпчәгенә китереп тибүе булды, машина өзек өзек тавышлар чыгарып, кычкыра да башлады.Нәрсә кычкырасың, Богданны алып китәм дип, сөенәсеңме? диде Айнура. Әйтерсең лә, аларның хушлашуына машина гаепле.Шулай нишләргә белмичә торганда, ишек алдыннан, зәңгәр күлмәк кигән , чәчен җыеп ,артка кереш белән эләктереп куйган ,Богдан күренде.
Сәләм Айнура! Сәләм!Бахталэс! диде ул,Айнураны кочагына алып.Кем минем машинаны кыйный ?дип торам тагын.Ә ул , мине чакырып тавыш бирә икән. Әйдә , өйгә керәбез Айнура, әби дә моңсуланып утыра әле анда.Минем дә , синнән башка китәсем килми.Ходай биргән бүләгем шул син.Шулай булмыйча, безнең хыяллар, ярату гына уртак түгел,хәттә киенү дә бер чама икән бит әле.Кара әле менә? Мин гел ихтибар итәм, мин кызыл күлмәк кисәм, син кызыл. Син зәңгәр күлмәк кисәң, мин зәңгәрне кигән булам.Йөрәгебез дә бер төрле уйлый бугай инде хәзер.Эх, патша кызым!у ике атнаны синнән башка ничек уздырырмын инде?Мин сине.. мин сине мэ тут каМам диде Богдан Айнурадан күзен ала алмыйча.
Мин дә, мэ тут каМам диде Айнура елмаеп.Мин күбрәк тә яратамдыр әле. Син әле янымда, ә мин инде сине сагына да башладым.
Мин дә, сагынырмын инде, матурыым! Минем дә синең яннан, бер дә китәсем килми. Беләсеңме Айнура? Миңа монда шундый ошый.Чулпанның табигате бигрәк матур.Менә , өйләнешкәч, мин Чулпанда калачакмын. Зур итеп өй салырбыз, аллах бирса. Шау чәчәккә күмелгән бакчабызда биш-алты бәбәй йөгереп йөрер.Самат, Индира бөтенебез бер гаилә булып яшәрбез әле.Имы? Син ничек уйлыйсың?
Бигрәк матур әйтәсең инде шул имыны. Име!дип әйтәсе аны.И...м...е!
Имы!диде Богдан көлә көлә.Китәсе бар, имыыы?
Китәсе килгәч китәсең инде, әйдә әбиең янына керик дип, Айнура өйгә кереп китте.
Китәсе килми шул.Но, әтием янында буласым бар дип,Богдан кыз артыннан атлады.
Алар кергәндә, Зәбирә апа уйланып утыра иде.Ә, Айнура!!! яхшы булды әле килүең.Боланымны озаткач, өйләр бушап калыр бит инде.Ярый әле син бар, рәхмәт диеп,сиздермичә генә күз яшьләрен сөртеп алды.
Әбиии! Су баса бит хәзер.Мин тиздән кайтам ла, ник аның хәтле борчылырга , диде БогданАннары әбисе белән Айнураны, кочаклап:.Ярар, кызлар! мин китәм.Болай күбрәк торсам, китә дә алмамын тагын дип,, сумкасына үрелде...
Менә, зәңгәр төтеннәр чыгарып, машина кузгалып та китте.Күрсәгез иде сез , бу вакытта Айнураның күзләрен. Ниндидер бер шатлык та ,шул ук вакытта әйтеп бетерә алмаслык сагыш та, шулар белән бергә өмет чаткылары да бар иде, бу сөйкемле кара күзләрдә.Машина китеп ,күздән югалгач та, каерылып каерылып , юлларга карады әле Айнура.Чиксез сагыш, билгесез бер бушлык биләп алды аның күңелен...
Әйдә кызым, әйдә өйгә керик !диде Зәбирә апа, яулык очы белән күзләрен сөртеп.Хәәзер , кайтып җитәр.Әле каникуллары. Менә укулары башлангач, озаграк көтәсе булыр индее.Яраткан кешеңне кайда да булса озату, авыр шул , Айнура.Әйдә! Керәбезме?
Юк, Зәбирә апа, бүген кереп тормыйм инде.Иртәгә менә аллах бирса, килермен.Богдан кайтканчы , бер ике җырны уйнарга өйрәнәчәкмен.Гел минән көлә ату.Аптырасын әле!
Аңлыйм Айнура.Бик яхшы беләм мин, хушлашу сәгәтьләрен.Ирем дә, мине бала белән өйдә калдырып, айлар буе йөриләр иде.Сагынып көтеп ала идем , аннары үзен.Ярый әле, теге вакыйгадән соң табордан кудылар !диде сөенгәндәй Зәбирә апа.Минем яннан китмәде ул, шуннан соң?Тик менә, ул кызны гына кайлардан табасы, Айнура?Кешедән сорап йөрүләре дә читен бит әле.Аннары кемнән сорыйсың ди аны? Ярар, таба да алмасам, банкасы ние белән, авыл советына бирермен әле!
Зәбирә апа! Алай итеп алмаслар аныы.Аның бит документлары да булырга тиештер.Район үзәгендә ала торган җирләр бар бугай инде ул, белешергә генә кирәк.
Әйе, Айнура! Шулайдыр әле ул.Банка белән алтын күтәреп йөреп булмый бит.Кәгазъләре дә юк инде аның.Тик шулай да көтәм, өметләнәм әле мин.Бик озак еллар буе көткәнне, бу җәйне генә көтим әле.Нигәдер, иремә күз яше төшкән , шул кызны табармын күк тоела дип, тәрәзәгә карап алды Зәбирә апа.Аннары берничә атнадан улым Бахтияр да, кайтасыы..Улым бик акыллы, укымышлы минем.Танышырсыз әле кайткач.Бәлки менә Богдан белән дә кайтырлар әле.Киңәшербез..
Улыгыз сезгә ошаганмы Зәбирә апа?диде Айнура, кызыксынып.Әллә әтисенәме?
Юк ла, диде Зәбирә апа, кеткелдәп.Чегән канын җиңәрсең ди , бар.Чегән, чегән инде.Озын буй, дулкын кара чәчләр...Боланым да әтисенә ошаган, бик матурлар.Оныгыма Айнура,һич Богдан дип эндәшәсем килми.Таптылар исем- Богдаан.Әллә нинди чегәннәрне җиңдем түлке, ну киленне җиңә алмадым, кызым.
Нигә алай дисең, Зәбирә апа? Матур исем бит.Ходайдан бирелгән безнеңчә.
Кара әлее , чынлап та.Мин Болан дип йөреп, уйламаганмын да.Багдан, Багдан дип йөрдем инде.Әле Болан дисәм, әнисе үпкәләгән була, чурту матри , дип көлде Зәбирә апа.Алайсаа Айнура, бу юлы кайткач Аллабирде, дип эндәшәм.Матур үзебезчә исем.
Ярар, Зәбирә апа! Шулай итәрсез..Аллабирде! Матур!Карагыз әле,Зәбирә апа!Мин
һич аңлый алмыйм.Әби белән бабай минем татарлар име.Ә менә әтиемнең кушаматы- чегән.Шуңа күрә мине дә чегән кызы диләр.Ну, әш кушаматта гына түгел,Зәбирә апа, ул да нәкъ Бәхтияр абый шикелле озын буйлы, кара дулкын чәчле..
Үзе дә чегәннәргә ошаганмы?
Ошаган Зәбирә апа , о- ша- ган...

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова-Гайфутдинова

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас: