Чын ярату хакына

Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА 2 өлеш. ...Китте Наташа. Аның юлына каршы төшмәкче булып, каршысына килеп баскан Тәбрисенең аягына егылды Рәфинә. – Мине үтерәсең килсә, бар, улым, киткән юлыннан кире бор Наташаңны! Син мине беләсең, керәм дә асылынам...

...Китте Наташа. Аның юлына каршы төшмәкче булып, каршысына килеп баскан Тәбрисенең аягына егылды Рәфинә.
– Мине үтерәсең килсә, бар, улым, киткән юлыннан кире бор Наташаңны!
Син мине беләсең, керәм дә асылынам...
Һәм ул шаяртмый иде. Әгәр Наташа китми калса, йә Тәбрисе аңа ияреп китсә, чынга ашырачак иде әнисе үз авызыннан чыккан сүзләрен. Тәбрис моны бик яхшы белә һәм бик яхшы хәтерли. Чөнки әтисе Көчтәнкә Наташасы белән чуалган заманда нәкъ менә Тәбрис, абзарда муенына элмәк элгәнен күреп, күршеләренә кычкырып, коткарып калган иде аны асылынудан...
Әнисенең шул «керәм дә асылынам» дигән шомлы сүзләре кадаклады да куйды Тәбрисне баскан урынына.
Ярый әле, Мөэмине өйдә юк, колхоз эше белән районга киткән иде. Ул өйдә булса, бу хәлләр нинди юнәлеш аласын кем белсен...
Дүрт йөз йортлык зур авылга әлеге хәбәр яшен суккандай бик тиз таралды. Наташаның авыл урамы буйлап абына-сөртенә йөгергәнен, урам
борылышына җиткәч, коймага сөялеп үксеп-үксеп елаганын, үзләреннән яңа төсмерләр өсти-өсти, сөйләгән саен арттыра-күпертә авыл хатыннары Рәфинәгә ирештерә торды. Гайбәтләр арасында «Җирдә аунап елый-елый, чукына-чукына бик каты каргаган, имеш, Рәфинәне» дигәне дә, тагын әллә ниндиләре бар иде... Ничек тә ачуын кабартырга тырыша-тырыша сөйләнгән бу гайбәт сүзләргә исе китмичә, Рәфинәнең «алай икән алай булгач...», «әйбәт булган...» кебегрәк кыска гына җавапларын ишетә торгач, авыл бермәл кинәт тынды. Гайбәт сүзләре арасындагы «бик каты каргаган икән...» дигәне генә Рәфинәнең йөрәгенә агулы ук булып кадалып калды...
Авылда яңалык бетеп торамыни?! Әнә анда Фәтхелгаянның Әфган явына киткән бердәнбер улының гәүдәсен ябык табутка салып кайтарганнар хәрби киемдәге кешеләр. Ачып карау түгел, табут янына килергә дә рөхсәт итмәгәннәр. Үзләре кабер казып, үзләре үк җирләп тә киткәннәр...
Фәтхелгаянны көч-хәл тыеп-тотып калганнар: «Улым янына үзем дә кереп ятам...» – дип, җир тырмап елаган, имеш.
Тәбриснең үз хәле хәл иде. Ачылып-елмаеп сүз сөйләшмәс, кычкырып көлмәс, яхшы-яманга исе китмәс булды. Үз эченә йомылды. Яшьтәш-сыйныфташлары белән дә аралашмый. Кызлар турында әйтеп, сүз катып торасы да юк. Җавабы кыска. «Кирәкләре юк!» Кием шкафында костюм-чалбарлары, галстук-күлмәкләре, үз нәүбәтләрен көтеп, моңаешып эленеп тора. Тырышып-тырышып та улының тел йозагына ачкыч ярата алмавыннан
тәмам гаҗиз булган Рәфинә иренә ябырылды.
– Карап-карап торам да тагын бер гаҗәпләнеп карап куям дигәндәй, нишләп син бу хәлләргә бернинди дә катнашың юк? Чит адәм шикелле туда-сюда йөрисең! Ник утырып ирләрчә сөйләшмисең Тәбрис белән? Синең балаң түгелме әллә ул?! Көчтәнкә Иваныннан тапмадым ла мин аны!...
– Нәрсә сөйләшим, ди, мин аның белән? Тыңлыймы ул мине, аңлыймы?
– Әстәгъфирулла тәүбә! Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, ди. Үз балаңа сөйләр сүз, бирер киңәш тапма әле син! Русча сөйләшәсе түгел бит аның белән! Үзебезчә. Үз телебездә. Кара әле син моны! Аңламый, имеш! Наташа белән дә бик шәп аңлаштыгыз бит әле заманында... Нишләп тыңламасын, аңламасын, ди, ул сине үз каның!
Сөйләшмәде түгел, күп мәртәбәләр тырышып карады Мөэмин улы белән уртак тел табарга. Булмады. Барып чыкмады. Аптырагач:
– Гомереңне минем кебек бер мәгънәсез, колхозга газ ташып үткәрергә җыенмыйсыңдыр бит. Берәр җиргә чыгып кит тә өйлән дә куй, улым, шул Наташаңа, алай бик яраткач. Дусларның да үзегез кебекләре табылыр. Ире
яки хатыны рус дип әйтүем... Балагыз буласы дисең түгелме соң?! Синекеме ул бала? Синеке икәненә иманың камил булса, не смей баланы ятим итәргә! Авылга кайтып йөрмәссез... – дип, үз күңеле кабул итми торган киңәшен дә биреп карады.
– И-и-и, әти, әти! Телең ни сөйләгәнне колагың ишетәме соң синең?! Авылга кайтып йөрмәссез, имеш. Ә әни? Әни янына кайтмый тора алырга
тиешме мин? Мине якты дөньяга китергән иң газиз кешем янына?! Аяз көнне яшен сугып үтерер, шулай эшли алсам. Әни нишләр дисең бу
хәлләрдән... Мияссәр абыйның вафатыннан соң, үзең дә күреп торасың бит, болай да сәламәтлеге чамалы...
Чыннан да, хак сүз сөйли Тәбрис. Бу язда олы уллары Мияссәр кинәт кенә дөнья куйды шул.
Колхозлары дүрт авылны берләштерә. Өчесе – татар, берсе – рус авылы.
Каян килеп чыккан татар авыллары арасына русныкы дисәң, имеш, Пётр патша заманында булган ул хәл. Татар авылларындагы хәл-әхвәлне патша галиҗәнапләренә даими ирештереп торсыннар, ризасызлыклар аркасында баш күтәрүләр булмасын өчен русларны махсус китереп утыртканнар. Үз
заманында шактый булган андый рус авыллары район җирләрендә. Татар, мукшы, чувашлар, бу хәлләргә риза булып, тыныч кына көн күреп ятмаганнар.
Үзара низаг, ызгыш, көч сынашулар, «кызыл әтәч» җибәреп, янгын чыгарулар бик еш булып торган. Бу хәлләргә түзеп тора алмаганнары килгән юлыннан кире китеп югала торган. Шулай да берничә рус авылы сакланып калган.
Шулар арасында – Горбуновка. Янәшә, иңгә-иң дус яши бүген ике милләт.
Уртак колхоз, эш уртак. Тик бер заманда да кан катнаштыру, ул-кызларын ярәштерү-өйләнештерү булмаган. Менә шул Горбуновкада төнлә җир сөргәндә тракторы тирән чокырга барып төшә Мияссәрнең. Тракторы астында калып, гомере өзелә. Көн яктыргач кына табып алалар гәүдәсен.
Бу хәл Рәфинәне чын мәгънәсендә аяктан екты. «Бу кадәр яту булмас...» дип, урыныннан тормакчы гына була, кинәт өй эчендәге бөтен нәрсә зырылдап әйләнә башлый. Күңеле болгана, башы чыңлый. Ә күңелен һаман бер уй бораулый: «Теге кызның гына каргышы төште...»
Шулай бер караватта – әнисе, икенчесендә Тәбрис аунап, ачылып сөйләшмичә, аңлашу табалмыйча, көннәр, айлар үтә торды. Ел да үтеп
китте. Рәфинәнең хәле рәтләнә төште. Көннәрдән-беркөнне Тәбрис Чаллы шәһәренә китәргә дигән ныклы карар кылды. Бераз арттырып әйтсәң, ярты авыл кешесе шунда. КамАЗ төзелә башлаган елларны көтү-көтү китә
башлаганнар иде, хәзер алай ук китмәсәләр дә, бигрәк тә Тәбрис кебек яшь-җилкенчәк Чаллы якларына юл саба тора. Ни гаҗәп, гомерләре буе
диярлек берсенең сүзенә, эш-гамәленә икенчесе гел каршы килеп яшәсәләр дә, бу юлы Тәбриснең ниятен икесе беравыздан дәррәү хупладылар. «Бар, улым...» – диделәр. Ризалашмый, башка чарасы да юк иде. Тумас борын картаеп, сулып бара бала.
Чаллыда Тәбрис туп-туры тулай торакка, бергә уйнап үскән дусты, сыйныфташы, алай гына да түгел, партадашы Рубис яши торган бүлмәгә барып керде. Рөхсәтсез түгел, хат язышып, сөйләшенеп-килешенеп, хәл итеп куелган буенча. Рубис бик мут егеткә әйләнгән. Авылда чакта ук артык кыю, хәтта бераз әрсезрәк иде, ничектер җай гына армия хезмәтеннән дә «төшеп калды». Мәктәптән соң Чаллыга китеп, җиңел генә заводка да урнашып алды.
Хәзер бөтенләй шәһәрләшкән, «блатной». Тулай торакта да өч кешелек бүлмәдә берүзе яши икән. Тәбриснең «торак мәсьәләсе»н дә алдан ук хәл итеп куйган.
Кызыксынып сораштыра башлагач, серле итеп елмайды да: «Хочешь жить, умей вертеться. Борчылма, шәпләп күңелен күрәм мин ул комендантшаның...» – дип кенә куйды. Ике-өч көн КамАЗның кадрлар бүлегенә, цех начальникларына кереп-чыгып йөргәннән соң, эшкә дә урнашып куйды Тәбрис.
Ошады аңа шәһәр, завод тормышы. Сигез сәгатеңне станок янында эшләп кайтасың да, калган вакыт үзеңнеке. Телисең, кинога барасың, концертка, танцыга, кафе-рестораннарга. Дөрес, кафе-рестораннардан башкасын Рубисның «җене сөйми», андый чакта җавабы гел бертөрле:
«Юк-барга вакыт әрәм итеп йөргәнче, бүлмәгә кызлар алып кайтабыз да рәхәтләнеп гулять итәбез! Алар ашарга да пешерә, башкасын да шәп эшли.
Сайлый белергә генә кирәк...»
«Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың» дигәндәй, Тәбрис тә әкренләп кенә Рубисның яшәү рәвешенә җайлашты. Кызлар белән җыелышып өстәл тирәли утырганда, кыстасалар: «Юк-юк, кыстап та тормагыз, мин
барыбер эчмим», – дип кырт кисүче Тәбрис, тора-бара үзе үк рюмкага үрелә башлады. Кызлар куенында да төн уздыргалады. Баштарак атна үткәнен көч-хәл белән көтеп алып, тизрәк авылга, әти-әнисе янына ашыга иде. Бу эшеннән дә шактый «суынды». Кайчак берәр ай кайтып күренми.
Җыелышып табын янында «бәйрәм ясап» утырганда, аракылары бетсә, шобага салалар да, кемгә чыкса, шул кибеткә йөгерә. Бу юлы шобага
Тәбрискә чыкты. «Кибеткә йөгерә» дигәч тә, ул «йөгерә»гә берничә тукталыш трамвайда барасы бар шул әле. Тиз генә киенеп, урамга чыкты.
Өстәл янында гына сизелмәгән, шактый «башка киткән», күрәмсең, туры гына атлап барам димә, болгата, җитмәсә, аяк асты да бозлавык.
Абына-тая, көч-хәл белән тукталышка килеп җитте. Трамвайга утырып барып, тиешле кибеттән тиешле әйберләрен алгач, кабат трамвайга утырды. Ике кешелек утыргычның буш урынына «кунаклады». Килеп утыруы булды, янәшәсендәге ханым «фу-у-у» дип, борынын кулы белән каплап, урыныннан торып басты. «Чо! Не нравится... зря... настоящий
мужик должен пахнуть табаком и водкой...» – дип, Рубистан отып алган сүзләрне мыгырдады Тәбрис. Һәм... кинәт кенә күзе трамвайның алгы
башында басып торучы ханымга төште. Йөрәге «жу» итте. Наташа! Үз-үзен абайламыйча, кычкырып җибәрде: «Наташа!» Ханым сискәнеп китте.
Кинәт ачылган ишеккә ташланды. Аның артыннан аткан уктай атылып Тәбрис чыкты. Ханым кузгала башлаган трамвай алдыннан каршы якка ыргылды. Аның артыннан Тәбрис... тик... өлгерә алмады, аягы таеп, рельска абынып, трамвай юлына ауды...
Ул больницада аңына килде. Күзләрен ачмакчы булды. Ача алмады. Кургашындай авыр күз кабаклары ирек бирмәде. Нидер әйтмәкче иде, тик бер-беренә ябышкан иреннәре тыңламады аны. Ярылырдай булып башы чатный. Нәрсә соң бу? Өнеме? Төшеме? Тукта! Ничек килеп эләккән соң әле ул монда?! Кем китергән? Кем «Ашыгыч ярдәм» чакырткан? Ник хәтерләми ул боларны? Ниндидер ханымны Наташага охшатып, аның артыннан ташлануын, трамвайның әкияттәге аждаһа кебек «ажгырып» өстенә килгәнен генә хәтерли.
Кайсы җиреннән үткән ул, гәүдәсенең кайсы җирен изгән. Башы чатнап авырта икән, димәк, баш исән. Кулларын күтәрә алмаса да, селкеткәләгәч, аларның барлыгын тоя. Ә аяклар? Кая аның аяклары?! Нигә ул аларның барлыгын тоймый. Димәк... димәк... трамвай аның аякларын... Кычкырып җибәрмәкче иде, тавышы чыкмады. Ләкин җаны, күкрәк читлегендә лепелдәп тибүче йөрәге ачыргаланып, ыңгырашып куйды. Кемдер аның маңгаена җылы кулын куеп торды, кемдер иренен чылатты. Тик... шул рәхәт мизгелдә Тәбрис ниндидер тирән чоңгылга төшеп китте... Аңын җуйды...
Шулай бер аңына килеп, бер тирән чоңгылга «очып», төш белән өнне бутап күпме яткандыр, белми дә, хәтерләми дә. Бүген ул, ниһаять, күзләрен зур ачып, якты дөньяга бакты. «Якты дөнья» дигәне больница палатасы иде.
Шәфкать туташы кадаган укол аңын уятып җибәргәндәй булды аның.
– Ы-ы-ым, авырта...
– Бик яхшы, – диде туташ, нечкә энәсен тартып ала-ала. – Авырта икән, димәк, тоя, исән...
– Нәрсә исән? Аякларыммы?!
Кыз беравык дәшми торды.
– Ю-у-ук, укол кадаган урынны әйтүем...
– Ә аякларым... аякларым кайда?! Исәнме?!
– Гафу итегез, хәзер доктор керәчәк. Ул сезгә барысын да аңлатыр...
Чыннан да, кыз чыккан ишектән ак халатлы, чал чәчле доктор килеп керде.
– Йә, хәлләр ничек, батыр егет?
Тәбрис сискәнеп китте.
– Сез нәрсә, доктор, көлүегезме миннән?! Нинди батыр булыйм, ди, мин?!
– Батырлык ул яу кырындагы гына түгел... Тыныч тормыштагы батырлыкны кая куясың? Менә сезнең кебек кара үлемне батырларча җиңеп чыккан егетне батыр димичә, кем дисең... Ашыгыч ярдәм машинасыннан кан эчендә сезне операция өстәленә кертеп салганда да, операция
барышында да, тәмамлагач та, арабыздан беркем дә ышанмагандыр исән каласыгызга. Бер-беребезгә әйтмәдек кенә. Ярты гәүдәгез изелгән иде бит...
Тәбриснең йөрәге сискәнеп китте. «Ярты гәүдә...» диме?! Димәк, аяклары... Кинәт ачыргаланып кычкырып җибәрде:
– Аякларым... Аякларым юкмыни?!
– Ни аяныч, соравыгызга «әйе» дияргә генә кала. Коткарырлык хәлдә түгел иде шул алар... Берсе – тездән, икенчесе – тубыктан... Әмма сез исән. Шуңа шатланыгыз. Яши дә, йөри дә аласыз...
– Нинди яшәү, нинди йөрү ди... үрмәләпме?!
– Нигә үрмәләп... аякларыгызда... Алексей Маресьевны исегезгә төшерегез әле. Укыгансыздыр бит мәктәптә аның батырлыгы турында?
– Укыдык... Тик... ул бит бердәнбер очрак. Бүтән юк.
– Ялгышасыз, егеткәем... Үземнең практикадан гына да мин сезгә унлап мисал китерә алам. Хәзер медицина шактый алга китте. Менә дигән итеп ясыйлар аякларны…
– Миңа егерме биш тә тулмаган бит әле. Гомер буе ясалма аяктамы? Кемгә кирәгем барҗминем?!
– Ничек инде кемгә?! Әти-әниегезгә... хатыныгызга...
– Нинди хатын? Мин бит әле... өйләнергә өлгермәдем...
– Ник ул кадәр аптырадыгыз? Хәер, сезнең очракта хәтер буталып алу аңлашыла да... Нәрсәгә өлгергәнсез, нәрсәгә өлгермәгәнсездер... Никах теркәү кәгазе генә берләштерми бит әле ир-ат белән хатын-кызны... Сер түгел, бәхетсезлек килсә, кайбер хатын-кызлар беренче көннәрдә үк ташлый
ирләрен. Түзә алмыйлар... Ә сезнеке... Көне-төне яныгыздан китмәде бичаракай, ничек түзгәндер... Бүген дә озакламый килеп җитәр... Без аңа бәйләнеп тә тормыйбыз инде хәзер... Барыбер керә...
Докторның бу сүзләреннән түзмәде Тәбрис, үксеп елап җибәрде. Доктор исә ләм-мим, бер сүз дәшмичә, әкрен генә торып, ишеккә юнәлде. Еласын...
Кайчак елап бушану-чистарыну да кирәк. Бу очракта бигрәк тә...
Көн буена күзен ишектән алмады Тәбрис. Аркасы оеп бетсә дә, икенче якка борылып та ятмады. «Озакламый килеп җитәр...» – диде бит доктор. «Хатыныгыз...» – диде. Хәер, кемдер берәрсе палатага керер өчен, Тәбриснең хәлен белер өчен юри дә әйтергә мөмкин. Аңа кызыгып, запискалар язып йөрүче кызлар юк түгел иде авылда да. Монда – Чаллыда тулай торак бүлмәсенә күңел ачарга килеп-китеп йөрүче кызларның берәрсе булуы да мөмкин. Тәбрис, шундый самими, беркатлы уйның күңеленә килә алуына аптырап, елмаеп куйды.
«Көне-төне яныгыздан китмәде...» – ди бит. Андый килде-китте җилбәзәк кызлар йөрде, ди, аяксыз, өметсез «ит кисәге» янына. Тот капчыгыңны!
Чын мәгънәсендә гасырдан озынрак көн кичерде бүген Тәбрис. Палатага ничә тапкыр доктор, шәфкать туташы, санитарка, идән юучы кергәнен санап ятты. Ниһаять, доктор аның күңелен бераз күтәрер өчен, яхшыга өметләндерер өчен генә әйткәндер дигән нәтиҗә чыгарып, ишеккә арты белән борылып ятты...
Ул тагын төш күрде. Күзен йомып, бераз йокымсырап китүе була... һаман шул бер төш. Өстенә ажгырып трамвай, юк, трамвай түгел, тешләрен ыржайткан аждаһа килә. Менә-менә кабып йотачак! Тәбрис, үзен-үзе белештерми,
рельслар буенча чаба. Юк шул! Чабам дип уйлый гына... Аяклары тыңламый.
Ничек тыңласын?! Юк бит аның аяклары! Ю-у-ук! Ю-у-ук! Ю-у-ук...
Кемнеңдер йомшак, назлы кулы маңгаена кагылганнан кинәт сискәнеп, күзләрен ачты. Хәтерли ул бу кулларның җылысын... теге... ярымаңсыз, үлем хәлендә яткан чактан... Наташа! Күңеленнән генә уйлаган кебек тоелган иде, кычкырып әйткән икән Тәбрис аның исемен.
– Әйе, ялгышмадың... Мин... Наташа...
– Ничек инде син?! Кайдан? Кайчан?!
– Инде айдан артык синең яныңнан киткәнем дә юк диярлек...
– Теге чакта... трамвайда да син идеңме?!
– Әйе... мин идем...
– Ә нигә соң...
– Кузгалырга торучы трамвай алдына ыргылдың дисеңме? Мин шулай синнән качып котылмакчы идем. Трамвай астына ташланмас дигән идем...
– Ә Чаллы? Ничек син Чаллыга килеп юлыктың?
– Дөресен генә әйткәндә, минем моннан киткәнем дә булмады.
– Бернәрсә дә аңламыйм... Ничек инде... киткәнең булмады?!
– Юлымда яхшы кешеләр очрады чөнки. Теге чакта, елый-елый сезнең авыл урамыннан йөгергәндә, нәрсәгәдер абынып егылдым. Каршыма килүче кыз мине кулымнан тотып. аягыма бастырды. Заһидә исемле. Сезнең күрше авыл кызы. Беләсең син аны. Тугыз-унны сезнең авылга йөреп укыган. Синең белән бер класста...
– Ә-ә-ә, әйе, беләм... Аның да әтисе, минекеҗкебек, колхозга газ ташый.
Яхшы танышлар гына түгел, әти-әниләребез дуслар да иде...
– Менә шул Заһидә мине, ай-вайлатып, үзләренә алып кайтты ул чакта. Чаллыда мәктәптә эшли, татар теле һәм әдәбияты укыта булып чыкты.
Ял көннәрендә туган нигезенә, авылга... Озаклап сөйләшеп-киңәшкәннән соң, мине дә Чаллыга китәргә күндерде. Бер бүлмәле фатиры бар икән.
Үзе белән бергә яшәргә дә ризалатты. Үзе эшли торган мәктәпкә тәрбияче итеп урнаштыручы да ул. Хәтерлисеңдер, синең белән танышканда, мин Свердловск шәһәренең пединститутында читтән торып укый идем. Дипломым бар. Менә шулай төпләнеп калдым Чаллыда.
– Ничек инде... Син биш елга якын монда. Ә без... мин... бу турыда берни дә белмәдем, белмим... Ышанасыңмы-юкмы, минем сине онытканым, уйламаган көнем булмады.
(Дәвамы бар.)

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас