Все новости
9 Мая - День Победы
20 Августа 2025, 11:55

Парлы ялгызлар

Гөлчирә Галимова. 32 өлеш. Камилгә дә Нәфисәне мондый халәттә күрү авыр иде.- Нәфисә, курыкма, бу юлы без кулга кул тотынышып үтәбез ул юлны, бар да әйбәт була.Дөрестән дә, Камил гел Нәфисә янында булырга тырышты. Тормыш юлы гел Нәфисәне сынавы, аны бик борчыды, һәм ул кулыннан килгәннең барысын да эшләде, Нәфисәсе генә бәхетле булсын. Бәхеткә бу эш озакка сузылмады. Гаепле үз җәзасын алып төрмәгә эләкте. Вакыт дигән йомгак әкрен генә сүтелде. Яшьләр дә бер берсенә якыная башлады.

Парлы ялгызлар
Парлы ялгызлар

Утыз икенче өлеш.
Камилгә дә Нәфисәне мондый халәттә күрү авыр иде.
- Нәфисә, курыкма, бу юлы без кулга кул тотынышып үтәбез ул юлны, бар да әйбәт була.
Дөрестән дә, Камил гел Нәфисә янында булырга тырышты. Тормыш юлы гел Нәфисәне сынавы, аны бик борчыды, һәм ул кулыннан килгәннең барысын да эшләде, Нәфисәсе генә бәхетле булсын. Бәхеткә бу эш озакка сузылмады. Гаепле үз җәзасын алып төрмәгә эләкте. Вакыт дигән йомгак әкрен генә сүтелде. Яшьләр дә бер берсенә якыная башлады.
Яңадан яңа ел җитте. Нәфисә тәрәзәдән карап:
- Менә синсез өченче яңа елымны каршы алам дустым Фәридә. Кешеләр өйләрен төрле төскә чумган утлар белән бизи. Бөтен җирдә ут кабынган, бар да бәйрәмгә әзерләнә. Ә минем йөрәгемдә бушлык, ә күңелемне караңгылык биләп алган. Күпме генә тырышсам да күңелемә яктылык кертә алмыйм. Йөрәгемдәге бушлыкны да, күпме генә тутырырга теләсәм дә, килеп чыкмый дустым. Камил мине үлеп ярата, яңа елга кулымны сорарга кайта, ә мин нишләргә дә белмим. Әгәр баш тартсам, аның алдында яхшы түгел, ә баш тартмасам тагын, ничек итеп яратмый торып аңа өмет бирергә? Ә ул минем өчен , әйе, минем бәхетле булуымны күрер өчен күпме торышты.Мин риза дип әйтәчәкмен, кем белә бәлки тора бара аны үлеп яратырмын. Тик әлегә сыңар канатым каерылган, ә үткәннәр эленге артыннан карап тора төсле. Әйе дустым , син әйткән сүзләр дөрес булып чыга, мин Камилгә кияүгә чыгам. Бәлки үлемен якын булгангадыр инде , син нәрсә буласын алдан күрдең. Әле дә син бар дустым, күңелемдә генә булсаң да, сиңа гына сөйлим, синең белән киңәшләшәм, син мине ишетәсең, күкләрдә карап торасың кебек. Тик ачуым чыга, нигә җавап бирмисең син?
Ишектән ишетелгән тавыш аның фикерен чуалтып җибәрде.
Камил ишектән килеп керүгә Нәфисәнең халаттан гына басып торуын күреп:
- Син әле дә киенмәдеңме? Ренат абый белән Рәйнә апа көтеп торалар бит, әле кибеткә дә керәсе бар.
- Ренат абыйлар мондамы?
- Әйе, өйгә кереп тормыйбыз, кибет әйләнәбез, бик көттермәгез дип кибеткә кереп калдылар.
- Соң син үзең дә кибеткә керәсе бар дидең бит, аңламыйм.
- Әйе, безгә әти белән әниеңә бүләкләр аласы бар, ә Ренат абыйлар үзләренә кирәк диделәр. Әйдә киен тизрәк.
Нәфисә киенгәнче Ренат белән Рәйнә килеп тә керделәр.
- Нихәл Нәфисә, бигрәк ялындыра торган килен буласың син.
- Юк инде Ренат абый, мин бары Камил соңрак килер дип уйлаган идем. Ә сез ничек монда?
- Менә бит, килергә дә ярамый, ике елда дуслар булып беттек, алда да гаиләләребез дус булып калыр дип уйлыйм,- дип Җавап бирде Рәйнә Ренат урынына.
- Әйдәгез тизрәк, юл ерак.
Юл буе яшьләр шаярып, көлеп кайттылар. Кайтып җиткәч, бергәләшеп өйгә керделәр. Камилдән олырак буларак, Ренат сүзне үзе башлады.
- Хөрмәтле Барый абый, Мөслимә апа, аңлавыгызча, Камилнең әти-әнисе юк сәбәпле, мин үз өстемә аның зур абысы ролен алып, сездән кызыгыз Нәфисәнең кулын сорарга телим. Сез аны беләсез, аны мактаудан мәгънә юк. Шуңа да риза булырсыз дип ышанып, никахны иртәгә үк үткәрербез дип өметләнеп калам. Ни диярсез?
Барый абый елмая төшеп:
- Әгәр Нәфисә риза булса, без ник каршы булырга тиеш соң, Нәфисә кызым, син үзең нәрсә уйлыйсың?
Нәфисә авыз ачып сүз әйтергә куркып калды. Аның Камил әйткән сүзләр исенә төште: “ Син бәхетле булырга, алга яхшы тормышта яшәргә омтылырга тиеш. Аңлыйм мин сине, әлегә йөрәгеңдә минем мәхәббәтемә урын юк. Минем яратуым икебезгә дә җитә. Тора бара йөрәгеңне мәхәббәт яулап алуына бер шигем юк. Үтенәм, бергә булып, бәхетле тормыш башлыйк. Икебезгә дә өмет бир!”. Әйе Камил күпме торышты бит аның өчен, һәм ул бәхетле булырга лаек. Нәфисә Камилгә карады да:
- Әгәр мине ничек бар, шулай кабул итәсең икән, мин баш тартмыйм.
- Бәхетле генә булыгыз балалар, сезнең кулыгызда үз язмышыгыз. Үз тормышыгызны үзегез әкрен генә үрегез,- дип Мөслимә апа кызын кочагына алды.
- Шулаен шулай, тик әле бит кунаклар да чакырылмаган, иртәгә үк никах укытып булмас. Камил улым, синең дә ерак булса да туганнарың бар. Аларны бу мәҗлескә чакырмасаң дөрес булмас, - диде Барый абый.
Камил белән Ренат бер берсенә карап, көлеп җибәрделәр.
- Барый абый, без алдан ук Нәфисә баш тарта алмаганны белдек. Кунаклар да ике яклап чыкарылган, иртәгә илә намазыннан соң никах була.
- Ну сез яшьләрне, ә безнең яктан кемнәрне чакырдыгыз инде?
- Барый абый, никах туй түгел, шуңа да олы яшьтәге иң якын туганнарны гына чакырдык. Ә туйны инде зур үткәрербез, анда үзегез чамаларсыз.
Хәзер инде никах, туй мәсьәләсенә ачыклык кертә башладылар. Мөслимә апа бер сүзгә дә кушылмыйча утырган Нәфисә янына килеп:
- Алланың рәхмәте яусын инде Ренат белән Рәйнәгә. Чыннан да бигрәк яхшы кешеләр булып чыктылар. Авылда да үзләрен хөрмәт итәләр. Күпме көч түкте ул авылның яшәешен җайларга. Ә бездә үзләрен иң якын туганнарча тоталар. Беләсеңме вакыты белән улым дип тә әйтәсем килә үзенә.
- Әйе әни, мин бик рәхмәтлемен аларга, аеруча Рәйнә апа миңа бик булышты.
- Кызым, син чыннан да ризамы Камилгә кияүгә чыгарга?
- Әни, ул мине бәхетле итә ала дип уйлыйм. Ул моның өчен барсында эшлиячәк, үзең беләсең.
- Ярый әйдә өстәл әзерлик, кайтуга чәй эчмичә сүз башладыгыз, тамакларыгыз ачыккандыр.
Авыл җирендә язылышыр өчен дә чират торасы юк. Әйткән көнендә үк барып язылышасың да, кайтып бәйрәм итәсең. Камилләр дә ике атнадан өйләнешергә, туй мәҗлесе үткәрергә булдылар. Төрле мәшәкәтьләр белән туй көне дә килеп җитте.
Тимер атлар кычкырта-кычтырта Нәфисәләр урамына керде. Юлны аркылы бүлгән кешеләрне күргәч кияү утырган машина башта туктап калды. Аннары кияү, белән шаһит машинадан төшеп, соңгы машинадагы кешеләр белән нидер сөйләшеп, алар машинасы утырып, китеп тә бардылар. Кияү егете кая китте дип сорагач, баш кына селкеделәр.
- Барасы җирем бар, көтелмәгән хәл килеп чыкты,- дип китеп барды,- диделәр.
Җыелышкан халык нәрсә әйтергә белмичә аптырап калдылар. Кияү егете күренмәде. Унбиш, егерме минутлар үткәч, ишегалдында ниндидер чабыш тотынды. Кемдер көлде, кемдер мактады.
- Тормыш юлы әле башланмаган, шушы көннән үк юлымны бүлүләрен теләмим,- дип, Камил икенче урамнан барып, бакча аша кергән булып чыкты. Төрле сынауларны үтеп өйгә кергәч, сынауның актыгы калды. Ике коробкада ике туфли куелган, кайсысы киленнеке икәнен белергә, әле шуны сатып та алырга кирәк иде.. Камил монда да сынатмады. Янә ул бүлмәдән чыгып, өйне туйга әзерләгәндә чоланда күргән галушларны алып керде дә:
- Миңа син ничек тә ярыйсың сөеклем. Туфлидән бии-бии аягың да арачак. Менә сиңа өр яңа галушлар, рәхәтләнеп тыпырдатып биерсең. Җитмәсә авыл җирендә йөрергә дә калачак, ә туфли бер кенлек , аннары аларны кая киясең?,- дип Нәфисәгә сузды.
Нәфисәнең дусты Равиягә, теләмәсә дә, туфлины бирергә генә калды.
- Син төрле мәшәкәтьтән чыгу юлын тиз табасың, уңган һәм акыллы ир булуыңны исбат та иттең. Минем дустым синең белән бәхетле булуына бер тамчы да шигем юк,- дип туфлины Камил кулына тоттырды.
Камил Нәфисәгә туфлины сузып:
- Гомерем буе сиңа туфли да, галушны да, сапоги да кигезергә әзермен,- дип аягына кигезде.
Туй мәҗлесе дә искиткеч матур барды. Берсеннән берсе матур теләкләр теләнде, уеннар уйнатылды, туйганчы биеделәр.
Менә көтеп алган кич, беренче бергә була торган төн дә җитте. Нәфисә нәрсә эшләргә белмичә аптырап басып торганны күреп Камил:
- Син бер дә борчылма, мин синең моңа әзер түгел икәнеңне беләм, үпкәләмимдә. Без бит әле яши башладык кына, бергә матур үткәргән төннәр күп булыр. Мин көтә беләм, дип бүлмәдән чыгып китәргә теләгән иде, тик Нәфисә:
- Камил тукта,- дип аны туктатты да:
- Хәтерлисеңме син үзең :” Без бергә булгач кына бер беребезгә ияләшә алачакбыз, ялгыз канат белән кош оча алмый, күккә бары пар канат кына күтәрә ала”,- дигән идең. Өйләнешеп тә гел ялгыз канат белән яшәгәч, мин ничек итеп ияләшергә тиеш соң? Чыкма үтенәм, миңа бераз вакыт бир, тик бер үтенечем бар, каерылган канатымны төзәтергә булыш,- диде.
Камил Нәфисә янына килеп, бит буйлап аккан яшен сөртте дә:
- Әйдә бүген бер беребезгә карап ятыйк, көн бик үзенчәлекле үтте, ардырды да. Безгә ял кирәк. Ә калганы Ходай кулында. Безнең бар да килеп чыгачак, мин ышанам, без әле бик бәхетле булырбыз.
- Рәхмәт сиңа Камил, рөхсәт итсәң, мин күлмәгемне салып, халат кияр идем.
- Әйе, миңа да өстемне алыштырарга кирәк. Син караватның теге ягында алыштыр киемеңне,, мин бу ягында, мин сиңа карамыйм, сүз бирәм.
- Мин сиңа тулысынча ышанам Камил, сүз бирмәсәң дә була.
Алар чишенеп, бер берсенә карап караватка яттылар.
- Ә беләсеңме, мин шактый үскәнчегә хәтле әни белән йокладым. Ир егет булсам да, аның кочагында йоклап китәргә рәхәт иде. Әле хәзер дә әни кочагының җылысы янымда кебек, исән булса, ике дә уйламый кочагында йоклар идем.
- Кызык, шулаймы. Мин дә гел әни белән йоклап китә идем. Әни яныма ятмаса, күземә йокы да керми иде. Әти вакыты белән көнләшә иде. Чыннан да без үссәк тә, әниләрнең безгә биргән күкрәк җылысы мәңге онытылмас.
- Әйе Нәфисә, син дә безнең балаларны назлап үстерерсең Алла теләсә. Тыныч йокылар сиңа, тәмле төшләр.
- Сиңа да тыныч йокылар.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас