Зөһрә нәрсәнедер исенә китерергә тырышты. Алар өйләнешеп биш ел үткәч, Кәримнең апалары киленнәрен үзләренең табибларына күрсәтә башладылар. Олы апасы Зөһрәне кабинеттан кабинетка йөртте дә кайтарып җибәрде, икенче көнне кәгазьләрен кайтарып ыргытты. Кысыр, балагыз булмаячак, диде. Зөһрә ул чагында бик каты елады да елады. Кәрим, бер алдына, биш артына төшеп, ярый, баласыз да яшәрбез, дип юатты. Мин сине иң яхшы табибларга йөрттем, күпме акча түктем сиңа, дип, апасы күпме битәрләгән иде. Шул вакытта гомерлеккә кысыр исеме тактылар. Бәлки гаеп миндә түгел, Кәримдә булгандыр? Ә хәзер нәрсә? Тукта... Йә Ходаем, Әмирхан, Әмирхан... Зөһрәнең башына кан йөгерде, тагын башы әйләнеп китте. Ул тагын бар көченә каенны кысып кочаклады, әйтерсең, ул гына коткарып кала ала, үзе бертуктаусыз Әмирхан исемен кабатлады. Аһ, кара чутыр малай, төшенә дә керде бит, ничек башына килмәде. Зөһрә шушы булачак баланы бүләк иткән кичне исенә төшерергә тырышты. Аймы, көнме үткән? Ун атна, диделәр. Күпме була соң бу? Айда дүрт атна, ике ай ярым була түгелме соң? Алты ай ярым гына калган булып чыга... Кинәт кенә башына кайтырга кирәк дигән уй килеп төште. Өенә кайтырга бөтенләй теләмәсә дә, аның башка барыр җире юк. Ул өенә кайтып кергәндә инде иртән чыгып киткән Зөһрә түгел иде. Аның бөтен дөньясы үзгәрде. Ни дә булса эшләргә кирәк, болай яшәргә ярамый дигән уй тынычлык бирмәде. Кәрим юк, ул белергә тиеш түгел, берәр җаен уйлап табарга кирәк. Өстен өй күлмәгенә алыштырып, зур көзге каршысына килеп басты. Кабат-кабат корсагын сыйпап алды, елмаеп, үз-үзен кочаклады да, йә Аллам, рәхмәт бүләгеңә, дип пышылдады. Дөнья әллә ничек тулыланып киткәндәй булды. Шулчак ишектә ачкыч тавышы ишетелде. Зөһрә башыннан шатлыгының чыгып очканын сизмичә дә калды, тиз генә аш бүлмәсенә ашыкты. Кәрим бүген айнык та, бик тыныч та күренде. Бүген дә тагын кичәге кыланышы өчен елап, гафу үтенергә тотынырмы икән, әллә берәр сәбәп табып, тагын җенләнерме? Юк, ничек кенә булса да, Зөһрә үзенә кул күтәртмәячәк. Бала сау-сәламәт тусын өчен тынычлык, сабырлык кирәк.
Кызык бу дөнья дигәнең, әле дөньяга да килмәгән, корсакта да беленми бит. Шулай да бу тормыш хәзер тулаем аңа бәйләнгән, бар уй-хисләр аның турында гына. Күңелнең иң түрендә яшеренеп - шатлык, корсакта әлегә яшеренеп кенә кемдер үсә. Шатлыкны, кычкырып-кычкырып, кем белән булса да уртаклашасы килә, тик ярамый, әлегә ярамый. Зөһрә әлегә үзе дә моның ни белән бетәсен белми. Ул үз уйларына чумып йөри торганга әйләнеп китте. Менә әле дә эшеннән чыкты да ашыкмый гына атлавын белде.
- Зөһрә, Зөһрә, кызым... - Зөһрә сискәнеп куйды.
- Әй, Хәтирә әби, бөтенләй дә башымнан чыккансың. Син бит ач инде. Әйдә минем белән кибеткә, нәрсә ашарга телисең, нәрсә алыйм? - дип, карчыкны кочаклап алды. Әби:
- И балам, бер чәшке кайнар сѳтле чәй булса, миңа берни кирәкми, - дип, Зөһрәнең күзләренә текәлде.
- Әйдә, анда чәй эчә торган җир бар. - Ул, әбине кафетерийга алып кереп, ике чәшке кайнар чәй алды, алдына ашарга куйды. Татар карчыгы ничек кенә ач булмасын, бик саклык белән ашыкмый гына ипи сындырып капты. Зөһрәнең, аңа карап, йөрәге кысылды. Картлык көнеңдә усал эткә дә мондый тормыш теләмәссең. Хәтирә әби һәр коелган валчыкны бармак очлары белән җыеп, бер бөртеген дә әрәм итмәде. Икмәкнең яртысын төреп, кесәсенә тыкмакчы иде дә Зөһрә:
- Ашап бетер, мин сиңа хәзер җылы ипи алып бирәм. Кайткач тәмләп чәй эчәрсең, - диде.
- Юк-юк, балам, шунысы да җиткән, - үзенең күзләренә мөлдерәп яшь тулды. Зөһрә, ипи белән май алып чыгып, әбинең кулына тоттырды.
- Мин китим, ирем эштән кайтыр хәзер, ашарга әзерлисем бар. Иртәгә төшке ашка кил. - Зөһрә үз юлы белән китеп барды. Ул элеккеге кебек ашыкмады, сакланып, йомшак кына басарга тырышып атлады. Күп тә үтмәде артыннан ук Кәрим дә кайтып керде.
- Сәгать алты тула, синең һаман ашарыңа пешмәгән. Кайда себерелеп йөрисең? - дип кычкырды.
Кичә кайтып ашамагач, бүген дә ашамассың, - дип уйладым. - Кичә пешкән шулпасына токмач салып кабартып алды да иренең алдына куйды.
- Яле, карале күзләремә, нәрсә кырын-кырын карыйсың, ә? - дип, Зөһрә үзе әйтеп куярга ашыкты.
- Эштән кайтканда битеңдәге кызыл иннекләрне юып кайт, шул чакта мин сиңа матур итеп карармын, - диде, сабырлыгын җуймаска тырышып. Кәрим өстәлдәге ашны күккә чөйде, аннан калганнары да очты. Зөһрә куырылып, эченә ябышты, әйтерсең, туасы баласының колагын ябарга, гаугадан саклап калырга теләде. Бала барысын да ишетеп ята, диләр, ул да курыккандыр...
Кәрим:
- Бу өйдә тынычлап ашап та булмый бит, - диде дә ванныйга кереп бикләнде. Әйе, бурның бүреге яна, ди, әйдә азрак су астында суынып чык, дип уйлады Зөһрә. Тик Кәримнең бүгенге кыланышы аны уйга салды. Өч айлык көмәне озакламый беленә башлаячак. Апалары белән җыелып, көн күрсәтмәячәкләр, һәр курку эзсез калмаячак. Тик нишләргә, кая барырга соң? Уйла, башкаем, уйла, чыгу юлы булырга тиеш бит.
Икенче көнне иртән эшкә килгәндә Зөһрә балалар уйный торган комда утырган кешегә игътибар итте. Хәтирә әби түгелме соң, дип, якынрак килеп карады.
- Хатирәттәй, иртәләгәнсең, нишләп утырасың комда?
- И-и, урындыкта утырып, арт саным авырта. Ком бит йомшак та, җылы да. - Әбинең калтыранып торган куллары Зөһрәгә күгәргән кебек тоелды.
- Хәтирә әби, ни булды сиңа? Син әллә монда кундыңмы? - Әби, уңайсызланып, башын читкә борды.
- Кичә кафеда чәй эчкәнне онык карап торган. Кайткач акча таптыртып, кулымны каерды. Акчаңны кая яшереп йөрисең, дип, бөтен җиремне капшап чыкты, - әби үксеп елап җибәрде. - И Ходаем, гарьлеге ни тора, авылыма гына кайтып китәр идем, йорт-җиремне саттылар бит. Никләр риза булдым? Карыйбыз, өрмәгән җиргә дә утыртмыйбыз, дип, өемне саттырдылар бит. - Зөһрә, әбинең янына утырып, иңнәреннән кочты. Тик юатырдай сүзләр таба алмады. - Балам юк, дип елама, - диде, күз яшьләрен сөртеп. - Мин кызымны ничекләр кадерләп үстердем. Үзе рәнҗетә, балалары җәберли... Пенсия килгәнне көн-төн саклыйлар, шуны бүлешеп, аналары белән йолкышып, сугышалар хәтта. Хурлык, балам, хурлык...
- Кичке тугызларга кил әле шушында, мин каравылчы белән сөйләшеп карыйм, бәлки кундырыр. - Каравылчы белән сөйләшү җиңел булмады, азрак акча төрткәч кенә ризалашты. Пенсиясен карточкага күчерергә кирәк, тик ул карточканы кайда сакласын инде, аны да талап алачаклар. Книжкага салырга кирәк, аннан әбинең үзеннән башка беркем ала алмаячак... Эх, Хәтирәттәй, ничекләр генә ярдәм итим соң сиңа?
Тик менә үзенә дә нишләргә соң? Кәримне инде ничә ай якын китергәне юк, ул бит моның үчен алмый калмаячак, я тотып көчли, я кыйный. Ничек саклыйм сине сабыем? Эх, әнисе исән булсамы, ике дә уйламый кайтып китәр иде. Тукта, ник китмәскә, аның бит йорты сатылмаган. Ишелмәгән булса, бәлки әле яшәрлектер? Көз җитә, бәлки кайтып килергәдер? Кәрим белән бергә калмаячаклары көн кебек ачык, мәңге кичермәячәк, үзе риза булса да, апалары көн күрсәтмәячәк. Ходай бүләге бит ул, дип, Зөһрә үз алдына елмайды да корсагын сыйпап куйды. Юк, ул элеккечә яшәргә риза түгел, ни дә булса уйлап табачак. Тик моннан ары үзенә дә, туачак баласына да кул тидертмәячәк.
Көннәр бик тиз үтә торды, Зөһрә акрынлап итәк чабуын җыештыра башлады, шәһәрдә калу өйдә калу белән бер иде. Ике арада салкынлык, читләшү... Кәрим үзенең ни кыланганын аңлый да кебек, Зөһрә сөйләшергә дә уйлаган иде, ләкин Анна белән ике арадагы хәлләр бик тирәнгә киткән иде, ахрысы. Моны иренең, бертуктаусыз балконга чыгып, телефоннан сөйләшүеннән дә аңларга була иде. Тормыш уртага ярылды, һәркем үз тормышы белән яши иде бугай. Элеккеге Кәрим минут саен кочаклап, сырпаланып кына торса, хәзер кырын гына карый. Шулай да корсагы түгәрәкләнгәнне сизми калмас.
Шатлыгын кем беләндер уртаклашасы килсә дә, Зөһрә Лилиягә дә ачылмады. Вакыт-вакыт: "Бала кайчан кыймылдый башлый? Ничек? Нишләргә кирәк?" - кебек урау сораулар гына биргәләде.
Бүген Зөһрә, тәвәкәлләп, хатын-кыз поликлиникасында теркәлергә дип, эшендә ял алды. Иртән барып, анализлар тапшырды да төшке аш тирәсендә, арып, өенә кайтты. Ишекне ачып керүгә ят аяк киеменә абынып, егыла язды. Зал уртасында шәрә Анна белән Кәримне күреп, тынсыз катып калды. Бурлыкта тотылган кеше сыман ул ни алга, ни артка атларга белмәде. Хәтта артында басып торучы чүп түгәргә чыккан күршесен дә ишетмәде.
- Кәрим, апаем, ни эшләвең бу? Ах, харап иттең гаиләңне, - дип, күрше апа акрын гына Зөһрәне тартып чыгарды да ишекне япты. - Әйдә безгә, хәзер буласы булган, берни кылып булмый. Чыраең ап-ак, кая валерьян бирим, тынычлан. - Бераздан ишек тавышы ишетелде. Күрше апа, тәрәзәгә карап, - икәүләшеп чыгып чаптылар эшем ияләре, эшләре бик каты шул боларның, - диде.
Зөһрә, урыныннан кузгалып: "Рәхмәт", - диде, ишетелер-ишетелмәс кенә. Үз фатирына чыгып, бар җирне күздән кичерде, тузгып яткан урын-җирләр, пычрак уртак ятак... Гомер иткән өе бер мизгелдә аңа ят булып китте. Ул, ике дә уйламый, юл чемоданнарын сөйрәп чыгарды. Ашыкмый гына өс киемнәрен тутыра башлады, кыйммәтле купшы күлмәкләрен, боларның кирәге булмаячак, дип, кире урыннарына элде. Бөтен кирәк-яракларын тутырып бетергәч, эшенә кереп, отпускага гариза язып чыкты. Такси чакыртты. Тик әлегә кая барасын гына белми. Күршесенә ачкычын калдырды. Ачкыч кына түгел яраннарын да күтәреп керде ул:
- Әнисә апа, гөлләремне алып кала күрче, минсез корып үләрләр, алар сөйләшкәнне яраталар, - диде, күз яше аралаш елмаеп.
- Әйтәм, гел чәчкәдә утыралар, шул сөйләшкәнгә икән. Мин ни дип сөйләшермен икән соң? И күршекәем, кая барасың? Чыкма өеңнән, үзе чыгып китсен. Ах, хараплар итте, шундый пар идегез...
Зөһрә урамга чыккач, өченче каттагы фатирына бер күтәрелеп карады. Башыннан бүтән мин монда кайтмаячакмын бит дигән уй йөгереп үтте. Таксист, кая барабыз, ханым, дигәч, аптырап калды. Чынлап та, кая бара, барыр җире бармы соң? Бераз эндәшми утыргач, вокзалга, диде. Башында һаман бер сорау әйләнде, вокзалга-вокзалга, аннан кая? Туган якка, әйе, туган якка дигән уй аны кинәт уятып, җанландырып җибәрде. Кайчандыр әнисеннән ишеткән сүзләр исенә төште - кеше туган җирен беркайчан да онытырга тиеш түгел. Күр, кошлар да үзләренең туган җирләренә кайталар. Зөһрәгә никтер җиңел булып китте. Аның туган җире - Удмурт урманнары арасына яшеренеп утырган кечкенә бер татар авылы. Шул куе урманнар аны киркмәгән кешеләрдән, тормыш ыгы-зыгысыннан яшерәчәк. Карынындагы кечкенә җан иясе дә иркенләп, тынычлап, бернидән курыкмыйча үсәчәк. Тик моннан тизрәк китәргә, бүгенге көннең ямьсез күренешләрен онытырга, яңабаштан тормыш башларга кирәк...
Алар ягына кайтучы автобус инде киткән булып чыкты. Менә бит Киров автобусы көтеп тора, юл чатында төшеп калырмын да "попутка" белән кайтырмын, дип, Зөһрә, ашыга-ашыга, автобуска кереп утырды. Ул каядыр ашкынды, кая дип, туган авылына инде. Төнлә генә кайтып керерме икән? Ничек булса да, тизрәк моннан ераккарак китәсе килде аның. Көн бик матур, җылы, кояшлы, караңгы төшкәнче кайтып җитәрмен әле дигән уй белән юлга текәлде. Көтәр кешесе юк, бер төнгә күршеләре дә сыендырырлар, ǝ иртән күз күрер.
Үз борылышына җиткәндә кояш инде баюга таба бара иде. Яланлы авылына берәр машина үтми калмас әле, дип, Зөһрә автобустан төшеп калды. Ярты сәгатьләп торганнан соң күңеленә шом керә башлады, бернинди техника да үтмәсә, нишләргә, авылларына кадәр олы юлдан унбишләп чакрым булыр. Җитмәсә, юл кара урман аша үтә. Әллә нинди озын көн булды бу. Бер көн бөтен үткән гомерне җимереп ташлады. Алда яңасы башланмаган да, үткәнгә дә кире юл юк иде. Инде тәмам караңгы төште дигәндә яныннан, сызгырып, бер жиңел машина үтеп китте. Бераз баргач кинәт туктады да Зөһрә янына чигенеп килде. Машина йөртүче абзый бераз карап торганнан соң, чыгып, ике зур чемоданны дөбер-шатыр багажникка алып куйды.
- Нишләп торасың, төн җитә бит? - диде, бик ачулы итеп. Әйтерсең, үз хатынына эндәшә. - Утыр тизрәк, кайсы авылга? - Зөһрә тиз генә кереп утырды.
- Яланлыга кайта идем, никтер беркем узмый, - дип сөйләнеп куйды.
- Миңа икенче якка, ярар илтеп куярмын. Ничек курыкмыйсыз сез хатын-кызлар шулай юл чатында басып торырга, җитмәсә төнгә каршы? Үз башыгызга бәла эзләп чыгасызмы соң? - Абзый үзе бик кырыс кеше идеме, әллә кәефе юкмы, машинаны куалавыннан ачулы кебек тоелды. Бер чокырга төшеп, каты кына сикертүгә Зөһрә, аһ итеп, эченә ябышты. Абзый кеше сүгенеп куйды да, Зөһрәгә борылып, - гафу ит, әллә корсаклымы? Юллар бетте шул. Колхозлар белән бергә бетте. Колхозның председателе юк, председатель булмагач колхоз юк, шуңа юллар да юк. Кем ничек тели, шулай яши. Сезнең ул Яланлыда да җыен карт-коры гына калды. Син кемгә кайтасын соң, танымыйм?
- Авылыма кайтам, беркемем дә юк, туган нигезем исән булса инде...
Син ачуланма инде дорфа кылануыма, ачуым кайнап кайтып киләм. Кызым белән кияүне Казанга озаттым. Һич аңламыйм мин бу яшьләрне дә, кыланышларын да. Кызым, Казанга китеп, яхшы гына укып йөргән җиреннән мәчеткә йөри башлады. Башына яулык бәйләде, ярый, начар нәрсә түгел. Ике елдан соң мине Казанга чакырттылар, кыз мине мәчеткә алып китте. Андагы дин әһелләре миңа, менә безнең бер шәкертебез сезнең кызыгызга күңелен салган, бик дини, бик яхшы егет, фатихаңны бир, ата кеше, яшьләргә никах укыйк та бәхетле яшәсеннәр, диләр. Кыздан сорыйм, син ризамы, дим, риза, ди. Син аны яратасыңмы, дим. Чөнки без әнисе белән яратышып, бер-беребезне белеп кавыштык, Аллага шөкер, утыз ел яшибез. Мәчет муллалары димләгән өчен генә белми, күрми кияүгә чыкмыйлар, мин әйтәм. Аның турында сорарга ярамый, без Аллаһны яратабыз, ул безне ярата, ди. Мин моны аңлап бетермәдем. Ярый, дин юлында йөргән кеше начар булмас, эчми, тартмый, тагын ни кирәк, дип ризалаштым да никах та укыттык. Менә безнең өйдә башланды яңа тормыш. Кияү кайту белән үз кагыйдәләрен урнаштырды. Әби нишләп озын күлмәк кими, ник яланаяк йөри, ник тегеләй, ник болай? Йорт тулы мал, эштән күп нәрсә юк, ә алар, кыз белән кияү, тәһарәт алып, намаз укудан бушамыйлар. Йортка эшләшергә чыгыйм юк, чөнки тәһарәт бозыла, вәт хикмәт. Ял көне бетүгә, бөтен эшемне ташлап, сумкаларын шыплап тутырып, аларны алтмыш чакрымдагы вокзалга илтәм. Менә бүген дә, бөтен эшемне ташлап, шуларны илтеп кайтышым. Соң беркайда да эшләмичә, намазда гына утырып, ничек гаиләне туйдырмак кирәк тә балалар үстермәк кирәк, аптыраш, малай. Җитмәсә, үзе өстәл артында ашаганда да мине тәнкыйтьләп утыра, янәсе, ник мин сакал үстермим дә һаман намазга басмыйм, дөнья куам да мал җыям. Бүген әллә буш сумкалар белән җибәримме дигән идем, анасы, ярар инде, кызыма да ашарга кирәк бит, дип, тагын тутырды. Белмим инде, ни белән бетәр? Шуны уйлап, җенләнеп кайтып килә идем. Син нәрсә, ялга, отпускагамы?
- Юк, бөтенләйгә, - диде Зөһрә, ныграк тотынып.
- Белмим, нишләрсең икән соң син анда? Яшьсең бит әле, анда карт-коры гына калды шул, эш тә юк. Исемең ничек? Алайса мин монда җенләнеп кайтып, сорарга да онытып торам.
- Зөһрә булам.
- Мин Хәлим абыең булам, син кемнәрнеке соң? Яланлыларны азрак беләм мин.
- Белмисездер, минекеләр күптән юк инде.
- Алайса, кемгә барып керәсең соң инде, туганнарың бармы соң?
- Белмим, йортны сатмаган идем, бәлки исәндер әле.
(Дәвамы бар.)
Зифа Кадырова.
Чыганак: https://vk.com/club224969178