9 Мая - День Победы
19 Апреля 2023, 07:00

Йолдызларга тиңлим сөюне

Автор: Гөлчирә Галимова.  Бишенче бүлек. Тәнзиләне яңадан күтәреп алып караватка яткырдылар да ,тагын төрле аппаратларга тоташтырдылар. Галина Николаевна белән берничә шәфкать туташы көч хәл белән аны тотып тордылар. Тәнзилә нәзек тавышы белән ачы итеп кычкыра, бәргәләнә. Күзләреннән аккан күз яшьләре бер туктамый, әйтерсең лә төпсез коедан ага. Аз гына ачыла башлаган күзе канлы күл эчендә йөзә кебек.

Йолдызларга тиңлим сөюнеЙолдызларга тиңлим сөюне
Йолдызларга тиңлим сөюне

Тәнзиләне яңадан күтәреп алып караватка яткырдылар да ,тагын төрле аппаратларга тоташтырдылар. Галина Николаевна белән берничә шәфкать туташы көч хәл белән аны тотып тордылар. Тәнзилә нәзек тавышы белән ачы итеп кычкыра, бәргәләнә. Күзләреннән аккан күз яшьләре бер туктамый, әйтерсең лә төпсез коедан ага. Аз гына ачыла башлаган күзе канлы күл эчендә йөзә кебек. Нинди көч -куәт кирәк булган аңа, шул авырткан аяклары белән идәнгә басарга. Балага булган ана хисеме? Әллә күңеле сизеп әрнүләрен басып дөресен белү теләгеме? Нинди көч аны бу дөньяда саклап тора?Бу күренешләр Рәмзияне тәмам борчуга салды. Ул акрын гына үз бүлмәсенә таба атлады, чөнки башка карап торырга йөрәге түзмәс иде. Аның башында бер уй йөрде, ничек итеп алар Тәнзиләгә бөтен дөреслекне сөйләрләр икән? Хәзер Тәнзилә көннән көн күбрәк сорый башлаячак аның кызын алып килергә. Нәрсәнең -нәрсә икәнен аңлый башлаячак, ә нәрсә әйтерләр баласы хакында, әти, әнисе турында? Ирен дә ,әле дөньяга аваз да салырга өлгермәгән баласын да инде җирләделәр. Язмыш җилләре кемгә нәрсә алып килә? Нигә ул Тәнзиләгә шундый сынаулар бирә икән? Карап торышка бер гөнахсыз кыз бала, яшь аралары да күп түгел бит.Ул Рәмзиядән өч яшькә генә яшьрәк. Юк теләми Рәмзия беркемгә дә мондый авыр сынауларны үтәргә. Аның күз алдына да китерәсе килмәде, нәрсә эшләр иде икән әгәр Тәнзилә урынында -ул булса. Юк теләми ул , теләми ул андый хәсрәтне беркемгә дә, теләми. Мондый күренешне карап тору үзе зур сынау үтү белән бер. Алланың рәхмәте белән исән имин генә үтсен иде ул бу сынаулар аша .
Уйларына бирелеп кич җиткәнен сизми дә калды Рәмзия. Шәфкәт туташы кызын кулына куйгач кына баланы имезергә китергәннәрен аңлады. Кара әле, бигрәк Ильнарга ошаган бит, әтисен бер дә күрмәсәдә йөзе белән кискән дә куйган кечкенә Ильнар.
--Кызым минем, алтыным, әйдә ашап ал, сине Хәйдәр әтиең көтә... ул,.... бары ул синең әтиең. Ул сине дә, мине дә үлеп ярата. Әйдә сүз бирәбез, бездә аны яратыйк, ул моңа лаек. Рәмзия кызының алсу битләреннән үпте дә имезә башлады. Без сиңа Гөлчәчәк дип исем кушабыз, әтиең сиңа күбәләкләр тулган чәчәк аланлы обойлар ябыштырып, бүлмә әзерләде. Сиңа ошар дип уйлыйм, без бик бәхетле булырбыз, менә күрерсең. Шул вакыт Гөлчәчәк нигәдер борчыла башлады, авызыннан имчәк башын чыгарып кычкырып еларга тотынды.
--Нәрсә булды инде кызым ? Эчең авырта микән? Күп тә иммәдең бит.
Янында яткан кыз хатын Рәмзиягә карап
--Бәлки елап уянгач үзләре балалар ризыгы биргәннәрдер, шуңа борчыладыр.
Кинәт ишек ачылып китте , бүлмәгә Галина Никалаевна керде һәм керүгә:
--Үтенәм Рәмзия ханым бүген тагын сезнең ярдәм кирәк. Тәнзилә янә үзен авыр хис итә, гел-гел без дә аны йоклата алмыйбыз бит. Бүгендә кызыгызны кочагына алсын инде.
--Ничек... аңламыйм? Балам болайда елый, үгили, үз әнисен танымый, елый балам. Миңа, әйтегез әле, миңа нишләргә?
--Һич югында күрсәтеп кенә булса да алыйк, аннары балага йокларга вакыт җитте дип алып чыгарбыз.
Рәмзия күзенә чыккан күз яшьләрен сөртеп алып:
--Ярый, тик озак елатып ятмагыз.
--Әйдәгез минем белән, коридорда көтеп торыгыз, бераздан ук алып чыгып бирәм.
Рәмзия табиб артыннан иярде. Нәрсә соң бу, нигә Раббым бер Аллам гел безнең араларны якынайта? Бер яктан Тәнзиләнең гаебе юк кебек, аны да Ильнар алдаган бит, икенчедән никахлы хатыны бар икәнен белеп нигә ир белән хатын арасына керде ?Хәзер тагын шул хатынга ярдәмем кирәк. Кечкенә Гөлчәчәкне Тәнзиләгә күрсәттеләр. Ул шешенгән иреннәренең авыртуын онытып елмайды ,баланы аның күкрәгенә яткырдылар. Нәрсә булды бу, бала Тәнзиләнең күкрәгенә ятуга елаудан туктады, бер- ике минут билгесезлеккә карап торды да, күзен йомып йоклап китте. Тәнзилә дә баланы ялгыз кулы белән кочаклады да күзен йомды, аппараттагы телләр дә шашып селкенүдән туктады, Тәнзилә тынычланды. Бераз вакыт үткәч табиб ишарә ясап Рәмзияне бүлмәгә дәште.
--Рәхмәт сезгә, алар йоклап китте, балагызны алып чыга аласыз.
--Әйтегез әле, ә иртәгә нәрсә эшлисез? Мин бит кайтып китәм.
--Белмим, аның хәле авыр, без югалтабыз ахры аны....рәхмәт сезгә аз булса да ярдәм иткән өчен.
--Мин түгел, ә кызым ярдәм итте. Сез аны югалтабыз дидегез, әгәр дә баласы исән булса кем карый иде аны, сабый тууга ятимә була иде бит.
--Кызганыч, тик без дә хәлдән килгәнне эшлибез, яшь, бик яшь бит, яшисе дә яшисе иде әле.
--Ә иренең әти, әнисе киләме?
--Юк, алар Ильнарның үлемендә Тәнзиләне гаепли, кереп хәлен дә белмәделәр, ә менә сез чит кеше булсагызда, авыр булса да ярдәм кулы суздыгыз. Барда сезнең кебек үз баласын шундый сынаулар үтәргә дучар итә алмый.
--Иң мөһиме исән булсын, файдасы тисен.
--Рәхмәт сезгә, ә хәзер ял итегез.
Рәмзия кызын алып чыгып китте.
Менә хастаханәдән чыгарга да вакыт җитте. Рәмзия кирәкле документларны алды, хәзер инде Хәйдәр килгәнен генә көтәсе калды. Ул озак көттермәде, кулына зур чәчәк бәйләме тотып елмаеп каршы алды.
--Минем гүзәл кызларым, бик сагындым сезне.
--Нигә әниләр килә алмадымы? Мин безне каршы алырга алар да килерләр дип уйладым.
Рәмзиянең Хәйдәр үзе генә килгәненә бераз күңеле кайтты.
Хәйдәр исә бераз елмаеп:
--Машинага барыбыз да сыймыйбыз бит.
--Ярый әйдә чыгабыз, монда һава юк.
Ишек ачып урамга чыгуга Рәмзия таң калды, җыелышка җыелган кебек бер төркем кеше ура кычкыра башлады. Ике яклап әти әниләр, дуслар, туганнар Рәмзияне котлый башлады .Аннары күккә йөзләгән шар очты. Рәмзия шатлыгыннан нишләргә белмәде, ул бары Хәйдәргә елмаеп карады да:
--Рәхмәт сиңа бәгърем— диде.
Өйгә кайтып җиттеләр, Хәйдәр зур табын әзерләп, килгән кунакларны сыйлады. Тәмле ашап бар да бәхет, шатлык теләп акрын гына таралышты. Рәмзия дә үзен бик бәхетле итеп тойды. Ул тәрәзә янына килеп күктәге йолдызларны күзәтә башлады. Янына Хәйдәр килеп басты да:
--Минем сөеклем уйга калды ахры, мөмкин булса бәлки миңа да әйтерсең нәрсә уйлаганыңны?
--Бүген әйтәм, тик мин синең кебек матур әйтә белмим тыңла гына , үтенәм көлмә. Беләсеңме, син сөюеңне йолдызларга тиңлим дидең, ә мин башкача әйтеп карыйм бүлдермә генә. Хәтерлисеңме көзне яратам дидем, алар төрле төскә чумган яфракларын коялар, ә язларын янә ямь яшел яңа яфракларын чыгаралар, әйтерсең җир йөзендә яңа тормыш башлана. Безнең дә яратуыбыз елдан ел артып яшәреп торсын, минем синең яныңда язлар кебек яңа яфрак чыкканда, җәйге җил искәндә дә, көзге салкын яңгырлар яуганда, кышкы бураннар вакытында да гел янәшәңдә буласым килә. Синең назыңны тоеп, мин бәхетле дип бар җиһанга кычкырасым килә. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә рәхмәт.
--Син миннән матурырак әйттең әле . Белсәң иде минем бу сүзләреңне ничек көткәнемне, Рәхмәт сиңа ,ир кеше яратам дип әйтергә яратмый диләр, тик әгәр яратасың икән минемчә сөйгәнеңә көндә әйтергә кирәк, онытмасын шулай бит.
Рәмзиянең битенә алсулык йөгерде.
--Яратам матурым сине, яратам, мин беркайчан да әйтеп туймаячакмын. Бары мин синең бәхетле булуыңны телим.
Яңа тормыш башланды. Кечкенә Гөлчәчәк гаиләгә тынычлык, бәхет алып кайтты. Кайткан көннәрдә елап аптыратса да, вакыт үткәч үзенең иң якын кешеләре янында икәнен аңлады ахры. Кайтканнарына бер атна дигәндә Галина Николаевна шалтыратып Рәмзиягә хастаханәгә килеп китүен үтенде .Рәмзия аптырап калса да барып кайтырга булды. Табиб Рәмзиянең киләсен көткән кебек аны ишек янында ук каршы алды .
--Рәхмәт, килгәнсез, Тәнзиләнең хәле авыр ,кичә нотариус чакырды..Аннары сезнең белән сөйләшәсем бар диде, әйдәгез ул сезне көтә.
Тәнзилә күзен бер ноктага төбәп
яткан, сулышыда бик авыр. Рәмзия аның янына, якынырак килде дә:
--Нихәл Тәнзилә, сөйләшергә дип дәшкәнсең икән.
--Әйе, мин синең алда бик гаеплемен, Аллахы Тәгалә мине кичермәде. Мин сине алдадым, мин Ильнардан бала көтми идем, Ильнарга булган мәхәббәтем
күземне йомдырды, зиһенемне чуалтты. Гафу ит мине, Мин бик кыйбат түләдем бу хатам өчен.
--Нигә, син бит башкача яши ала идең ,нигә?
--Үтенәм бүлдермә, минем вакытым аз, хәзер инде соң, ялгышларны төзәтеп булмый
Мин сиңа күпме начарлык эшләсәмдә син миңа гел яхшылык теләдең, хәтта газиз балаңны минем күкрәгемә куйдың .Аңлыйм сиңа бик авыр булгандыр, мин булсам синең урында алай эшли алмас идем.
--Син белдеңме?Каян?
--Синең соңгы көнне табиб белән сөйләшкәнегезне ишеттем, сез мине йоклый дип уйладыгыз.
--Гафу ит без сиңа авырлык эшләргә теләмәдек.
--Гафу үтенмә, мин барыбер аңлый башлаган идем. Миңа бббббб
Тәнзилэ сүзен дә әйтеп бетермәде йөзе үзгәрде, бөтен тәне калтырый башлады..
Ишек кырыенда басып торган Галина Николаевна бер мизгел эчендә Тәнзилә янына килеп:
--Рәмзия чыгып торыгыз .
Рәмзия палатадан чыгып ишек тәрәзәсеннән күзәтә башлады..Табиб белән шәфкать туташлары ярты сәгать дәвамы Тәнзиләнең гомере өчен көрәштеләр. Бераздан табиб янә Рәмзия янына чыгып:
--Ул тагы сине чакыра.
Рәмзия кергәндә Тәнзилә күзе йомык иде , тик күзеннән яшь бөртекләре ага .
--Тәнзилә мин кердем.
Тәнзилә кулын сузды да:
--Бир әле кулыңны.
Рәмзия Тәнзиләнең кулын тотып:
--Тыңлыйм сине.
--Рәхмәт сиңа, минем йөрәгемне соңгы минутларыма хәтле җылытып торырга мөмкинлек биргән өчен. Синең кызың миңа үз кызым кебек булды. Мин әниләр ничек бала өчен җанында кызганмаганнарын аңладым, әни булдым. Бер тамчы арада әни булу хисенең иң күркәм хис икәнен аңладым. Мин бары син миңа бу мөмкинчелекне биргән өчен генә бәхетле, мин моңа лаек булмасам да ......
Тәнзиләнең янә хәле бетте.
--Туктагыз..... Әйтеп бетерим.....Рәмзия гафу ит, Гөлчәчәгемне бәхетле ит, мин бик яратам аны.......тагын, тааа......................
Тәнзилә сүзен дә әйтеп бетермәде күзләрен йомды..
Рәмзиянең йөрәгеннән нәрсәдер
өзелеп төшкән кебек булды. Нәрсә генә булмасын Рәмзия аны бик кызганды .Хәйдәр белән сөйләшеп Тәнзиләне авылга Ильнар, һәм кечкенә кызы янына алып кайтып күмделәр. Ике атналар вакыт үткәч нотариус килеп Тәнзиләнең соңгы амәнәтен укыды. Анда бөтен булган милекне Рәмзиянең кечкенә кызы Гөлчәчәккә калдыруы турында язылган иде.
Менә шулай кеше язмышы вакыты белән бергә кисешә, бергә үрелеп бара икән . Ә менә ахыры гына төрле булырга мөмкин . Кеше ялгыша, ләкин кайвакыт ул ялгышлары өчен бик кыйбат түли, ә кайбер кеше шул ялгышлары аша яшәргә өйрәнә, гыйбрәт ала. Кызганычка каршы без ялгышларсыз яши алмыйбыз, ялгышларны гына аңлап вакытында төзәтергә өйрәнсәк иде. Сүз башлар алдыннан уйлансак иде, бәлки ул сүз кешене уңайсыз хәлдә калдырыр. Кеше хәленә кереп, бер беребезне аңларга тырышып яшәргә өйрәнсәк иде.

Тәмам.

Автор: Гөлчирә Галимова. 

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас