9 Мая - День Победы
14 Октября 2022, 08:00

Алма пирогы

Бу алма пирогын 3 стакан дип атыйлар,  җайлы әзерләнә һәм бик тәмле килеп чыга!

Кирәк: 4-6 данә сусыл алма, 1 стакан манный ярмасы, 1 стакан он,

1 стакан шикәр комы, 10 г көпшәкләндергеч, 1 г ванилин – 1 г,

1-1,5 аш кашыгы лимон согы, ак май – 120 г, бер чеметем тоз.

Әзерләү: коры ингредиентларны бер савытка салып, барсын бергә бутарга. Алманы чистартып, угыч аша чыгарырга. Табага пергамент кәгазе җәяргә, шуның өстенә туңдырылган ак майны угычтан кырырга, аннары коры катнашманың өчтән бер өлешен салып тигезләргә һәм аңа алманың яртысын җәяргә. Тагын шундый ук катлам ясарга һәм өстенә калган ак майны угыч аша үткәрергә. 170-180 градуска кадәр кыздырылган мичтә 45-60 минут чамасы пешерергә.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас